поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.11.2017 Хәйрия

Уллары Таһир авырып киткәч, гаиләдә бар дөньяның асты өскә килә

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, ди безнең халык. Балаларың матур гына йөгереп йөргәндә, шат елмайганда, никтер башкалар турында уйламыйсың. Ә менә сабыеңа берәр авыру тисә, дөньяңның асты өскә килә. Шулчакта кеше үз сәламәтлегенә дә, баласыныкына да битараф булмый, кеше кайгысын да уртаклашырга ашыга. Күптән түгел уллары Таһир авырып киткәч тә, Мәгъсүмҗановларның бар дөньясының асты өскә килә.

Кечкенә Таһир әти-әнисе белән җылы якка ялга барган җиреннән авырып кайта. “Лимфа төеннәренә салкын тигән. Бала авырый башлаган көн ялга туры килде. Таһирның күңеле болганды, ризыктан баш тартты, – дип сөйли әнисе Айгөл. – Дүшәмбе көнне республика балалар клиник хастаханәсенә юл тоттык. Табиблар тиз арада кан анализын алды. Онкологиягә бәйле тү­гелме икән дип тә тикшерделәр. Кан анализлары яхшы булмагач, сабыемның арка миенә пункция ясадылар. Шуннан соң төгәл диаг­ноз билгеле булды – улымда кан рагы икәне ачыкланды. Әле генә йөгереп йөргән, уйнаган са­быем шундый хәлгә калгач, бөтенләй өметсезлеккә бирелдем. Күзләремә карап ярдәм көт­кән улыма ни әйтергә дә бел­мәдем. Бу хакта белгәч, елаудан башым чыкмады. Бик авыр булды. Хәзер дә читен. Нишләргә дә белмим”.
 
Әлегә Таһир Казан хаста­ханәсендә дәвалана. Сабый үзен нишләткәннәрен дә аңлап җит­керми. “Улымда кан рагының авыр төре. Шуңа да химия те­рапиясенең иң көчлесен алабыз. 33 көн дигәндә, авыру бераз чи­генергә тиеш иде. Әмма Таһир­ның организмындагы рак кү­зәнәкләре кимеми, киресенчә арта гына. Хә­зерге вакытта донор эзлибез. Әгәр улыбызның хәле бераз гына яхшырып китсә, арка җелеген күчереп утырту кирәк булачак. Казан табиб­лары Мәскәүнекеләр белән элемтәдә тора. Киңәшләшеп эшли. Әмма донор кирәк. Аны чит илдән эзләп таптык, – ди Айгөл. – Химия курслары алып бетерүгә, безне чит илдә көтәләр. Анда барыр өчен 15 миллион сум акча кирәк. Бу хакта уйласам да, чәчләрем үрә тора. Башка сыймас сумма бит бу. Тик кул кушырып та утырып булмый. Мәрхәмәтле кеше­ләр барлыгына ышанам. Әнә шуңа да ярдәм сорарга булдым. Тамчыдан күл җыела, диләр. Күп әниләр мине аңлар дип уйлыйм. Бер могҗиза булыр, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирер, тиешле акчаны да җыярбыз дип яхшы уйлар уйларга тырышам. Улымны бер дә югалтасым килми бит!”
 
Ике яшьлек Таһир авыртуга түзәргә тырыша. Сабыйның өенә кайтасы килә икән. Тизрәк үзе­нең уенчыклары белән уйныйсы килә аның, ди әнисе. Бакчадагы дусларын да юксына. Әнә шул хыяллары тормышка ашсын өчен, баланың туганнары ярдәм өмет итә.
 
Сабыйга ярдәм итәргә телү­че­ләр өчен исәп-хисап реквизитлары:
 
Карта Сбербанка:  4276620032172920  (Айгөл Сәй­дәшевна М.)
Карта ВТБ24: 5278830051179806 (Илгизәр Илгизович М.)
Карта Ак Барс банка: 4244 3695 1073 9821 
(Илгизәр Илгизович М.)
PayPal:  helptagir@gmail.com
МТС  89870605210 
Билайн  89631583597

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.11.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»