|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.11.2017 Фаҗига
Йорт җимерелүдән һәлак булучылар саны алтыга җитте - ике кешене һаман таба алмыйларИжауда кичә җимерелгән йорт астында калып һәлак булучылар алты кешегә җиткән. Йортның подвалыннан тагын бер хатын-кыз мәете тапканнар, дип хәбәр иитә "Интерфакс" агентлыгы. Соңгы мәгълүматларга караганда, фаҗигадә алты кешенең гомере өзелгән, тагын өчесе имгәнгән. Корбаннар арасында 8 яшьлек бала да бар. Ике кешене әле дә таба алмыйлар. Ижаудагы хезмәттәшләренә ярдәм итәргә Казан һәм Чаллы коткаручылары да китте.
Төркемдә 41 кеше, 7 эзли торган эт һәм 7 данә автотехника бар. Коткаручыларның барлык кирәкле җиһазлары һәм кирәк-яраклары үзләре белән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе аэромобиле кирәк булганда юлга чыгарга әзер тора.
--- |
Иң күп укылган
|