|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.11.2017 Шоу-бизнес
Булат Бәйрәмовка "ДХ" акча кирәк (ВИДЕО)Күптән түгел "Татар радиосы"ннан киткән популяр алып баручы Булат Бәйрәмовның, Семен Слепаков кебек шаян җырлар башкарып, үзен яңа жанр өлкәсендә сынап карарга алынуын хәбәр иткән идек инде. Бу көннәрдә ул үзенең ВКонтакте битендә чираттагы иҗат җимешен элеп куйган. Тема барыбызга да яхшы таныш: "бурычларны таратырга, кредитларны капларга" каян акча табарга? Булатның кесәсе саегаеп, үз башыннан үткәреп язылганмы бу җыр, әллә болай гынамы - сер булып калсын. "ДХ"ның ни аңлатуын да, видео астындагы бер комментарийдагыча, "дөнья хәтле" дип исәплик.
--- |
Иң күп укылган
|