|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.11.2017 Җәмгыять
Татарстанда кечкенә кызлар мәче баласын вәхшиләрчә җәберләгәнЧаллыда өч кыз 14нче каттан мәче баласын ыргыткан. Кызларның икесе башлангыч сыйныфта укый, берсе – мәктәпкәчә яшьтә. Авыр хәлдә бетон плитәсе өстендә яткан мәчене бер хатын күреп алып, волонтерларга мөрәҗәгать иткән. Йортта яшәүчеләр сүзләренчә, әлеге мәче беренче катта яшәгән, берәүгә дә начарлыгы тимәгән.
Видеокамера язмасыннан күренгәнчә, кызлар мәчене, көлешә-көлешә, 14нче катка күтәреп менгәннәр, кире төшкәндә, мәче инде алар белән булмаган. Шул йортта яшәүчеләр хайваннарга мәрхәмәтсез мөнәсәбәт факты буенча полициягә мөрәҗәгать итмәкче.
Мәчене ветеринария клиникасына илткәннәр. Хәле авыр. Аның теш казнасы сынган, баш мие селкенгән, бик күп җәрәхәтләр алган.
Шулай ук укыгыз: В Татарстане три девочки скинули кошку с 14-го этажа, волонтеры пишут заявление в полицию (ВИДЕО)
--- |
Иң күп укылган
|