|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.11.2017 Матбугат
Тыңлагыз, Казан сөйли: “Татарстан” радиосы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәТуксан ел элек “Татарстан” радиосы үзенең иң беренче тапшыруын менә шушы сүзләр белән башлап җибәрә. Аны шушы радионы оештыру өчен җан атып йөргән кеше – легендар хәрби җитәкче, әдип Шамил Усманов яңгырата. Әнә шул мизгелдә татар сүзе, Татарстанның авазы эфир киңлекләренә тарала башлый. Гәрчә Россиядәге радио хәрәкәте ул көннән күп еллар элек Казанда башланып китсә дә, Татарстанга, башка төбәкләр белән чагыштырганда, үз радиосын булдырырга рөхсәт бик соңлап бирелә. Хәтта монда да Мәскәүнең автономияле республикага түбәнсетеп каравы нык сизелә. Радио тиз арада татар халкының рухи таянычына әверелә. Эшчәнлегенең беренче елларында озын дулкыннар ярдәмендә татар сүзе, милли моңнарыбыз совет иленең төрле төбәкләрендә, хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезгә барып ирешә. Радио комитеты карамагында татар хоры, оркестр оеша. 1930 еллар ахырында алар нигезендә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм дәүләт симфоник оркестры барлыкка килә.
Язучы Шамил Усманов тарафыннан оештырылган радио үзенең беренче көннәреннән үк республикадагы барлык әдәби көчләрне үзенә тарта. Төрле елларда биредә Гадел Кутуй, Хәсән Туфан, Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники кебек күренекле әдипләр хезмәт куя. Радионың үткән юлында музыкаль редакция хезмәткәрләре Салих Сәйдәшев, Җәүдәт Фәйзи, Фасил Әхмәт, Ифрат Хисамов, Исмай Шәмсетдинов, Рафаэль Ильясов кебек композиторларның һәм музыкантларның бәрәкәтле эзе калган.
1990 еллардагы үзгәрешләр чорында радио өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. “Татарстан” телерадиокомпаниясе республика юрисдикциясенә күчә. Совет елларында, Хәсән Туфан әйтмешли, “Татарстан радиосының радиусы бәләкәй”, булып яшәгән җиреннән, ул кыска дулкыннар аша “Татарстан дулкынында” тапшыруларын бөтен дөньяга ишеттерә башлый. Эфирда дини һәм милли темалар, социаль гаделлек мәсьәләсе өстенлек ала.
XXI гасыр башында “Татарстан” телерадиокомпаниясе, шул җөмләдән аның составындагы радио да Бөтенроссия телерадиокомпаниясенең бер филиалы буларак яши башлый. Биредә бүген иллегә якын хезмәткәр эшли, алар әзерләгән тапшыруларның гомум вакыты көн саен алты сәгатькә җыела.
Радионың йөгерек кенә тарихы менә шуннан гыйбарәт. Бүген ул ни хәлдә? Туксан еллык юбилеен коллектив нинди уй-ниятләр, гамәлләр белән каршылый? Сорауларыбызга җавап эзләп, без Шамил Усманов урамындагы радиога юл алдык.
Тәүфыйк Сәгыйтов, “Татарстан” телерадиокомпаниясенең радиотапшырулар хезмәте җитәкчесе:
– Туксанынчы еллардагы үзгәрешләр безнең коллектив өчен ныклыкка, сәяси өлгергәнлеккә җитди сынау булды. Без, үзебезнең бәхеткә дә, халкыбыз бәхетенә дә алтын урталыкны таба, сәяси вәзгыятьне зирәк чагылдыра белдек. “Татарстан” радиосы хәзер дә әнә шул сыйфатын дәвам иттерергә бурычлы.
Рөстәм Акъегет, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Тел күрке – сүз” тапшыруы мөхәррире:
– Радионың әдәби редакциясенә 1974 елда килдем. Нәсим Акмал, Зиннур Насыйбуллин, Җәүдәт Дәрзаман, Рафис Корбан, мин – төрле идея-проектларыбызны тормышка ашырдык, радио фондын сирәк, тарихи яктан кыйммәтле язмаларга баеттык. Заман белән бергә радио да үзгәрде. Без инде хәзер мәгълүмати-музыкаль юнәлештә эшли башладык. 1970 – 1980 елларга кайтсак, ул вакытта радиога бик күп вазыйфалар йөкләнгән иде. Әйтик, һәр якшәмбедә эфирда радиоспектакль яңгырады. Бу жанр туксанынчы елларга кадәр сакланды әле. Радиопостановкалар да әзерләдек. Татар әдәбияты гына түгел, совет иле халыклары, чит ил язучылары әсәрләрен дә тапшыра идек. Радио фондында олпат шәхесләребезнең укуындагы проза, шигъри әсәрләр шактый. Болар – Празат Исәнбәт, Шәүкәт Биктимеров, Айрат Арсланов, Ирек Баһман һәм башкалар.
Рәзин Нуруллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, иҗтимагый-сәяси тапшырулар баш мөхәррире:
– Радиода студент чагымнан ук эшли башладым, ул вакытларны да кертеп исәпләсәк, 45 ел гомерем шушы өлкәгә багышланган. Ә инде рәсми рәвештә эшли башлавыма 1 ноябрьдә 42 ел тулды. Хәтерлим әле, КФУга укырга кергәч тә, өч дус егет – Нияз Акмал, Рашат Мифтахов, мин – шушында йөри башладык. Өч ел сыналганнан соң гына, өчебездән беребезне эшкә кабул иттеләр. Хәбәрләр бүлегендә 13 ел эшләдем, аннан авыл хуҗалыгы бүлегенә күчтем. Бу бүлектә эшләгәндә республиканы аркылыга-буйга йөреп чыктым. Радио төрле чорларны кичте, без биредә күбебез ярты гасырга якын эшлибез, шатлыгын да, авырлыгын да бергә-бергә күтәрдек.
Авыр чаклар дип “Татарстан – Яңа Гасыр” радиосының башка чыккан вакытларын атарга кирәктер. Бездә хезмәткәрләр аз калды, аңа башка проблемалары килеп кушылды. Әмма без югалып калмадык, эшебезне дәвам иттек. Бүген без – Татарстанда классик юнәлештә эшләүче бердәнбер радио. Кайберәүләр, соңгы елларда барлыкка килгән эреле-ваклы радиолар сезгә көндәшләр бит, ди. Бу радиолар яңа тудылар гына бит әле, аларның балалык чорын үтәсе, җитлегәсе, ниһаять, туплаган тәҗрибәләре белән уртаклашасылары бар. Бу юлны узгач та, алар безгә көндәш була алмый, чөнки без – татар телендә сөйләүче дәүләт радиосы. Әйтик, кунак чакыргач, табынга төрледән-төрле ризык куябыз. Анда ачысы да, төчесе дә – барысы да була. Кунак исә күңеленә хуш килгән ризыгын сайлый. Радиолар белән дә шул ук хәл. Татар халкының сайлау мөмкинлеге булырга тиеш.
Безнең үз тыңлаучыбыз бар. Болар – тарихыбызны, сәнгатебезне, әдәбиятыбызны сөючеләр. Радио элек-электән халык өчен эталон булган, безгә әнә шул югарылыкны югалтырга ярамый. Мондый үргә ирешү өчен аңа үзенә театр, филармония функцияләрен алырга, заман сулышын тоеп, яңадан-яңа тапшырулар әзерләргә туры килгән. Тумышым белән Башкортстаннан булсам да, кечкенәдән “Татарстан” радиосын тыңлап үстем. Әнкәйләрнең сүз арасында, Айрат Арсланов шулай дип әйтте, дип куюлары истә калган. Айрат абый әйткәч, димәк, хак, бәхәсләшергә урын юк. Чөнки радио сүзе өлге, үрнәк иде.
Радио дикторлар җәһәтеннән дә өлге булды. Хәзер диктор дигән төшенчә Россия күләмендә дә юкка чыкты. Тапшыруларны журналистлар алып бара, йә булмаса ди-джейлар. Бездә әле Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин, рус телендә Наталья Гуляева эшли. Радионың теле бүген дә камил, чөнки ул тоткан кыйбласыннан тайпылмады.
Легендар тапшыруларның берсе – “Пар канатлар”. Аны миңа фатиха биреп Варис Зиннәтуллин тапшырып калдырды. Дөрес, гаиләгә, гыйбрәтле хәлләргә багышланган тапшырулар бүген бик күп. Әмма “Пар канатлар” алардан аерылып тора. Чөнки заман тапшыруларында кер эзләү, пычракны тышка чыгару белән шөгыльләнсәләр, бездә үрнәк гаиләләр мисалында тәрбия бара. Ә андый гаиләләр, гыйбрәтләр шактый. Язучы Гөлчәчәк апа белән Әхмәт абый Галиев гаиләсе, йә булмаса “Майский” хуҗалыгы җитәкчесе Илшат абыйның Чәчкә апага мәхәббәте, алар гаиләсе. Алар үзләренең кичерешләрен күзгә яшьләр китерерлек итеп сөйләде. Тапшыруны бер район җирлегендә эшләгән чаклар да булды. Шул рәвешле без Буа районы, Татар Буасы авылында Флера – Илдус Хәсәновлар гаиләсе белән таныштык. Флера апа юл фаҗигасенә эләгеп, могҗиза белән исән кала һәм, гомерем булса, ятим бала тәрбияләр идем дип нәзер әйтә. Нәзерен үти дә, бу гаилә үзенә биш ятим баланы сыендыра. Буа районы, Тутай авылыннан Лира Кошелева исә ялгызы сигез ятим баланы тәрбияли. Ул авыру балаларны алып кайта һәм табибларга йөртеп, өметсез дигәннәрен дә аякка бастыра. Менә мондый очраклар бик күп һәм алар пычрак күренешләргә караганда халыкка күбрәк тәэсир итә. Билгеле, әлеге кешеләрне халыкка чыгарасы, якыннанрак таныштырасы килә иде, шуннан соң “Пар канатлар” тапшыруы сәхнәгә менде. Инде менә хәзер бу тапшыру каһарманнарын бер китап итеп чыгару нияте дә бар.
Дания Гайнетдинова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар һәм үсмерләр өчен тапшырулар мөхәррире, язучы, рәссам:
– “Татарстан” радиосы яралган көннән алып, балалар-үсмерләр тормышын, иҗатын, шөгыльләрен яктыртуга аерым игътибар биреп килде. Бүген дә шулай. Нәниләр өчен “Гөлбакча” тапшыруы, мәктәп укучыларына “Көмеш кыңгырау”, “Табигать дуслары”, яшүсмерләргә атап “Сердәшханә” тапшыруы һәм “Балалар җырлый”, “Ватан кайдан башлана?”, “Язучылар – балаларга” дигәннәре әзерләнде, саный китсәң, тагын да бар әле алар. Моннан тыш, әдәбият-сәнгатькә кагылышлы “Татарстан дулкынында” тапшыруын да алып барам. Радио – минем яшәү рәвешем инде, биредә утыз елга якын эшлим. Иң сөендергәне, студиягә аяк баскан балалар арасында профессиясе итеп журналистиканы сайлаучылар шактый булды һәм шушы мәктәпне үтеп, бик күп өлкәләрдә үз урыннарын таптылар. Мәсәлән, балалар тапшыруларында катнашкан, безнең бәйгеләрдә җиңгән Марат Фәйрушин бүген радиода эшли башлады. Укучыларыбызның кайберләре “Болгар” радиосында, телевидениедә дә эшли. Радио мәктәбен узган кеше җыйнак, тәртипле һәм телгә дә таләпчән була. Бүген исә бу мәсьәлә шактый катлауланып килә.
Радио бу җәһәттән үзеннән нинди өлеш кертә ала соң? Балалар тапшыруы мөхәррире буларак, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар теленең матурлыгын күрсәтергә тырышабыз. Әлегә кадәр татар төркемнәре, татар балалар бакчалары шактый иде. Мондый төркемнәр, бакчалар– безнең тапшыруларның даими кунаклары. Бала – иң самими кунак ул. Әйтик, Казанның 336 нчы балалар бакчасында Фәридә Фәизова дигән композиторыбыз музыка белгече булып эшли иде. Без әлеге бакча балаларын радио студиясенә кунакка чакырдык. Килеп керделәр, Фәридә апалары елмая. Баксаң, балалар юл буе радио дигән кечкенә генә тартмага ничек сыеп бетәрбез икән, башларыбыз гына керер инде дип борчылып килгәннәр икән.
Бер заман Кукмара районыннан хат алдык. Балалар радиодан чыгыш ясыйсыбыз килә дип язганнар. Мин аларны чакырып хат яздым. Бер төркем бала килеп керде дә, өс-башларын алмаштыра башлады. Бик матур, бәйрәмчә күлмәкләр алып килгәннәр икән. И, балалар, сезнең тавышыгыз гына языла, үзегез күренмисез бит, дим. Барыбер матур киенәсебез килә, диләр. Бик матур чыгыш ясадылар, ихласлыклары әле дә күңелне җылытып тора. Ни чәчсәң, шушы урырсың, ди халык. Без бөтен булмышыбыз белән халык күңеленә матурлык орлыклары салырга тырышабыз.
P.S. Туксан яшьлек радио юбилеен 7 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында билгеләп үтә. Ни өчен радио бәйрәмне шушы театрда үткәрә? Моның да хикмәте бар. Радио атасы Шамил Усманов беренче тапкыр “Тыңлагыз, Казан сөйли!” дип шушы бинада эфирга чыккан.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|