поиск новостей
Көн мәзәге
  • «Париж-Дакар»да ел да җиңүче КамАЗларны, бәлки, «Евровидение»гә җибәреп караргадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 08 Октябрь
  • • Марсель Галиев - шагыйрь
  • • Рәшит Нургалиев - дәүләт эшлеклесе
  • • Раббани Гайфуллин (1935-2023) - көрәшче
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
05.11.2017 Мәдәният

Татар мәктәпләрен ябуга каршы социаль РОЛИКны караучылар артты

Быелның май аенда социаль челтәрдә татар мәктәпләрен ябуга каршы социаль ролик барлыкка килгән иде. Соңгы көннәрдә роликны караулар артты. Ютуб каналында роликны караулар 1500гә якынлаша.

Искәртеп үтик, режиссер Туфан Имаметдинов “Татар-информ”га Г.Камал исемендәге театрның кече залында татар мәктәпләрен ябуга каршы социаль ролик төшерергә ниятләвен, анда 200 ләп кеше катнашачагын җиткергән иде. 
 
Режиссер әйтүенчә, роликлар төрле шәһәрләрдә төшерелгән. Роликта төшүчеләр мәктәпләре исеме язылган язуны тоткан килеш "Туган тел" не җырлый. Роликны төшерүнең максаты – татар мәктәпләрен саклап калу.
 
Туфан Имаметдинов, бары тик татарча фикер йөртсәң генә телне саклап калып була, дип саный.
 
“Роликта башлыча 90 нчы елларда мәктәпне тәмамлаган кешеләр төшәргә теләк белдерде. Бу проблема безнең буынныкы дип санап була. Кеше татар телендә сөйләшми икән, алай ук куркыныч түгел, әмма алар үз туган телендә уйлаудан да туктаса, телнең рухын, мәдәниятен югалтачакбыз. Татар теле кеше уйларына кушымта булып кына бара башлады. Кеше туган телендә уйларга, фикер йөртергә тиеш”, – дип саный Туфан Имаметдинов.
 
Социаль роликта катнашу өчен кешеләр җыю җыю авыр булмаган, күпләр үзләре теләк белдергән: “Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Оренбург кебек шәһәрләрдән теләк белдерүчеләр табылды. Бу проблема белән татар халкы аз кызыксына башлады. Проблеманы чишү безнең хәлдән килә дип уйлыйм”, – ди режиссер.
 
Тел бетүгә йөзләгән, меңләгән сәбәп табып була, әмма аларга җавапны үзебезгә эзләргә кирәк, интернет, телевидение, мәгарифне гаепләгәнче, сорауларны үзебезгә биреп карарга кирәк, ди ул.
 
“Татар теле хәзерге вакытта укыту процессыннан алып атылды. Татар мәктәбе булып саналса да, бары тик татар теле һәм әдәбияты укытыла. Балалар мәктәптән русча фикер йөртергә өйрәнеп чыга. Башлангыч белемне бала әти-әнидән ала, шуңа гаиләләрдә дә туган телдә сөйләшергә кирәк”, – кирәк дип саный Туфан Имаметдинов.
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы