поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.11.2017 Милләт

Азат Абитов: “Татар телен русча кайгыртуны аңламыйм”

Сәхнәдә бер, тормышта икенче төрле булып булмый. Монда икенең берсе: җырчы йә сәхнәдә, йә тормышта ихлас түгел. Тамашачыны алдап булмый аны, иртәме, соңмы ясалмалыкны сизә. Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов әнә шундый фикердә. Ул Татарстанда яңа программа белән сольный концертларын башлап җибәрде.

Концертка әзерлек арасында корылган җәһәт әңгәмәдә татар теле тирәсендә барган хәлләргә дә мөнәсәбәтен белдерде.
 
– Азат, син катнаш гаи­ләдә үскәнсең, татарча да, чуашча да әйбәт сөйләшә­сең. Үз мисалыңнан чыгып әйт әле, телне саклау, өй­рәнү гаиләдән киләме, әллә мәктәптә нинди телдә белем алу роль уйныймы?
 
– Чуашстанның Шыгырдан авылы – чеп-чи татар авы­лы ул. Анда өйдә дә, урам­да да, мәктәптә дә татарча гына сөйләшәләр. Менә шушы авылга әнием килен булып төшкән. Ул чуаш кызы, татарча начар белгән, монда килен булып төшкәч кенә өйрәнгән. Бәләкәй чакта әнинең әтигә баштарак русча эндәшкәне истә калган, ә инде өйрәнеп җиткәч, татарча гына сөй­ләшә башлады. Балалар бе­лән аралашу фәкатъ татар телендә булды. Ләкин бит тормыш бер авыл белән генә чикләнми. Район үзәгенә ге­нә бар: шунда ук мохит үзгә­рә. Монда инде русча һәм чуашча гына сөй­ләшәләр. Мин исә, үсеп җитеп Казанга укырга кит­сәм, Татарстан башкаласында гел татарча гына сөй­ләшеп йөрермен дип хыялландым. Ләкин монда русча гына сөйләшәләр икән.
 
Курсташларымда татар исемнә­ре юкса, ә туган тел­ләрендә сөйләшә алмыйлар. Татарча белгәннәре барыбер мине аңламый. Мин мишәрчә сөйләшәм икән. Әдәби телне өйрәнүе авыр булды. Әйтәм бит, әйләнә-тирәмдә татарча сөйләшүчеләр юк иде. Аралашу булмагач, телне үзләш­терүе читенрәк. Туган телгә мөнәсәбәт – гаиләдә формалаша дип исәплим. Минем туган телем – татар теле. Бу фикер мәктәптә тагын да ныгыды. Көчле педагоглар күңе­лебезгә миллилекне кечкенә­дән сеңдер­деләр. Укытучылар бу җәһәт­тән бераз “мөс­тә­кыйльлек” тә күрсәт­кән­нәрдер, дип уйлыйм мин. Чуашстанда чыккан русча дә­реслекләр белән генә чик­ләнмичә, безгә татарча математика дәрес­лек­ләре дә алып кайттылар. Шулай итеп төгәл фәннәрне дә татар телендә үзләштердек.
 
– Читтә яшәүче татарларда милли үзаң көч­ле­рәк, тел кадерен күбрәк белә булып чыга...
 
– Күптән түгел Ваһапов фестивале белән Финлян­дия­гә бардык. Фин татар­ла­рының сөйләменә сокланып кайттык. Ялгыш кына да ник бер рус сүзе, йә булмаса башка телдәгесен кыстырсыннар! Менә ичмасам саф татар теле. Читтә яшәүче татарларда тел җәһәтеннән проблема юк, дип уйламыйм. Төрле җирләр бардыр. Әмма аларда җаваплылык, берләш­кәнлек көчлерәк. Миллилекне саклауның үзләреннән торуын беләләр. Беркем дә бит аларга татарча мохит төзеп бирми, бары тик үзләренә генә таяна алалар. Хикмәт шундадыр, мөгаен.
 
– Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләре кимесә, киләчәктә татар китапларын укучы, концертларга йөрүче калырмы?
 
– Әлегә кадәр мәктәп­ләрдә татар теле – дәүләт теле буларак укытылып килде, дәрес күләме дә канәгать­ләнерлек иде. Әммә мәсьә­ләнең икенче ягы да бар: татар теле мәктәптә генә кирәк, ә вузларда, урамда, бик күп профессияләрдә татар те­ленең кирәге юк. Хәзер телне бердәнбер сакланып калган урын – мәктәптән дә кысрыклау бара. Миңа калса, телне белмәүчеләр тагын да артачак һәм без дә бик якын киләчәктә үз тамашачыбызны сизелерлек югалтырбыз. Дөрес, моңны сагынып ки­лер­ләр инде алар, тыңлар­лар... Тик менә җырның сүз­ләрен аңларлармы икән?..
 
Тел тирәсендәге ыгы-зыгы бик күп проблемаларны калкытты. Монда инде бердәм булып, аек акыл белән чыгу юлларын эзләргә кирәк. Бу вәзгыятьтә артистлар сәнгать ярдәмендә үзеннән өлеш кертә ала.
 
Әйтик, без, “ваһаповчы­лар”, хәзер һәр көнне төрле төбәкләрдә – Мәскәү, Оренбург, Самара һ.б. милләттәш­ләребез каршында чыгыш ясыйбыз, бергәләп “Туган тел”­не җырлыйбыз, милли моңнарыбызны саклап калырга тырышабыз. Милләт­не, телне саклап калу юлында бу да зур роль уйный, дип уйлыйм.
 
– Мәшһүр җырчыбыз Ил­һам Шакиров чын артист кына халыкны үз ихтыярына буйсындыра, үзе артыннан ияртеп бара ала дигән. Бу сүзләрне ничек аңлыйсың?
 
– Артист сәхнәдә дә, тормышта да үрнәк. Әгәр тама­шачыңны чыгышың белән “эләктергәнсең” һәм ул сиңа битараф түгел икән, ул иҗа­тыңны да, көнкүрешеңне дә күзәтеп барачак. Кайбер шө­гыль-гадәтләреңне кабатларга тырышачак. Бу бит бик зур җаваплылык. Үзебез дә шулай үстек, җырчыларга, кино актерларына охшарга тырыша идек. Шуңа күрә репертуарга талымлы булып, чын милли үрнәкләрне сәх­нәгә чыгарсак иде. Аннан татар җырчысының сәхнәдә генә түгел, тормышта да чын татар булып калуын теләр идем. Сәхнәдә татарча җыр­лап, сәхнә артында русчага күчү, социаль челтәрләрдә блокларыңны русча алып баруны аңламыйм. Рус телендә татар телен кайгырту ничектер бик үк ихлас түгел кебек тоела.

– Азат, Ваһапов фести­валендә беренче тапкыр катнашканың истә. Сине тамашачы ачыш итеп кабул итте. Каян килә бу егеткә шулкадәр моң дип сокландылар.
 
– Ул вакытта әле мәдәният һәм сәнгать институтына да укырга кермәгән идем. Бу фестивальгә дусларымнан сорашып, берничә ел гариза җибәрергә кичегеп, ниһаять, фестивальгә эләктем. Әле дә хәтердә, Ранис Габбазов миннән алдарак чыгыш ясады, аңа афәрин дип бик каты алкышладылар. Ә мин сәхнә артында җырымны кабатлап йөрим. Моңардан да кимрәк алкышлармаслар, дип уйлап куйган идем инде, шулай булды... һәм шушы чыгышым язмышымны хәл итте дә куйды: мин Ваһапов фонды бе­лән продюсерлык килешүе төзедем.
 
Миңа иң беренче әнием җырлагандыр. Аннан абый­ның җырлаганын яратып тыңлый идем. Авыл сәх­нәсендә абый белән бергә җырлаган чаклар да булды. Сабан туенда җырлаганым истә. Ләкин шуннан соң бик озак сәхнәгә чыга алмыйча йөрдем. Бөек Ватан сугышына багышланган коцертта “Темная ночь” җырын башкарырга кушканнар иде. Күрәсең, бик үк кабул итеп бетерә алмаганмындыр бу әсәрне, өйрәнүне сузып йөрдем. Сәхнәдә ихлас килеп чыкмады, буталдым һәм кызарып-пешеп, үземә башка беркайчан да җырламаска сүз бирдем. Бу хәл башлагыч сыйныфларда булды һәм мин сигезенче сыйныфка җиткәнче сәхнәгә аяк басмадым. Күңелгә бик салып буламыни инде! Әтинең үзенә әйтмичә генә Әлбир хәзрәт Крганов белән оештырган “Рамазан” бәйгесендә катнашырга әзерләндем. Ул елны тамашачы мәхәббәте но­минациясендә билгеләп үт­теләр. Шуннан соң әти миңа ныклап алынды, сәхнәдә үзеңне тоту, дөрес тын алу, җырлау серләренә өйрәтте. Икенче елны гран-при отарга насыйп булды. Башка бәйгеләрдә дә катнаша башладым. “Татар моңы”, “Ва­һапов” фестивальләрендә кө­чемне сынап карадым.

– Ваһапов фонды сиңа ничек ярдәм итте?
 
– Миңа калса, монда “ярдәм итү” дип әйтү бик ук дөрес тә түгел. Мин – Ваһа­пов фондының продюсерлык проекты. Шуның белән бар нәрсә дә аңлашыла. Бөтен эшләремне – иҗади яктан да, оештыру – финанс, юридик яктан да фонд алып бара. Миңа бер генә таләп – иҗат итү.
 
Аннары, хәзер татар эс­традасында җырчылар аз түгел һәм күбесенең үз йөзе, стиле, алымы юк, кабатлаулар күп. Ваһапов фондында миңа бу җәһәттән дә ярдәм бик зур. Минем үз стилем, үз репертуарым, үз алымым бар. Фонд белән зур концертларда катнашырга насыйп булды. Аннан Гөлсирин, Рә­нис, мин концертлар куеп йөрдек. Хәзер менә үземнең сольный концертларым була. Концертлар Балтачта баш­ланып китә, 14 ноябрьдә Казанда булачак. Про­грам­ма­ның асылын ачып бетермим, тамашачы аны үз күз­ләре белән күрсен иде. Шунысын гына әйтә алам, ул мо­ңарчы оештырылган концерт­лардан аерылып торачак. 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.11.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»