|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.11.2017 Хәйрия
Коткаручының үзенә ярдәм кирәкИке яшьлек Мәдинә Зариповага ярдәм кирәк. Сабыйда ямаш шеш тапканнар. Мәдинәне кая гына күрсәтеп карамаганнар, әмма ярдәмне чит ил клиникасында гына вәгъдә иткәннәр. Әнисе аны ике яшенә кадәр имезә. Мәдинә бакчага да тиз ияләшә. Андагы сабыйлар белән дә дуслаша. Тик озак йөри алмый, салкын тидереп авырып китә. Сентябрь башында әнисе кызының күзе кырыйга китә башлавын күреп ала. “Ирем белән киңәшләштек тә Казанга түләүле клиникага юл тотык. Анда тикшеренгәч, Мәдинәгә “кылыйлык” дигән диагноз куйдылар. Табиблар күзгә төрле күнегүләр ясарга кушып кайтарып җибәрделәр. Кайткач, ни генә эшләп карамадык, тик файдасын тапмадык. Кызымның күзләре күрмәгәнен чамаладым”, – ди әнисе Резеда.
Шуннан соң алар Республика клиник хастаханәсенә юл тоталар. Ике табиб сабыйны кат-кат карый һәм куркыныч хәбәр җиткерәләр: “Сезгә хастаханәгә ятмыйча булмас, яман шеш түгелме икән?” Зариповлар Мәскәүгә юл тота. Андагы табиблар да сөендерми, балагызны берни эшләтә алмыйбыз, дип әйтә. Курчактай кызларының хәлен күреп, әти-әнинең йөрәге сыкрый. Алар ничек тә кызларына ярдәм итә алырлык клиника эзли башлый. Табыла ул. Әмма андагылар башта сабыйга химия терапиясе алырга кирәклеген әйтә.
Хәзерге вакытта Резеда сабые белән Мәскәү хастаханәсендә тикшеренү уза. “Кызымны көн дә наркоз ярдәмендә тикшерәләр. Барысын да ачыклап бетергәч, химия ала башлаячакбыз”, – ди ул. Аннан соң чит илгә барып операция ясатырга ниятлиләр. Моның өчен 3 миллион 600 мең сум акча кирәк! Биш ел янгын сүндерү хезмәтендә, аннан соң “112” бердәм коткару сервисында эшләгән Резеданың бүген үзенә ярдәм кирәк.
– Балам авырый башлагач, югалып калдым. Бөтенләй төшенкелеккә бирелдем. Мәдинәнең авыруы турында сөйләү авыр иде. Әле ярый бу эшкә энем алынды. Ул кая гына мөрәҗәгать итмәгән. Хәзер әкренләп счетыбызга акча җыела башлады. Әмма никадәр тырышсак та, кирәкле сумманы үзебез генә җыя алмыйбыз. Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык.
Мәдинәгә ярдәм итү өчен исәп-хисап счетлары:
Саклык банкындагы счёт:
40817810662002128524
Саклык банкы картасы номеры:
4817 7600 5353 2853
Саклык банкы картасы номеры:
40817810862002519810
Зарипова Резеда Рафаэлевна исемендә.
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|