|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.11.2017 Матбугат
Татарстанның иң яхшы массакүләм Интернет мәгълүмат чаралары билгеле булдыКичә Казан ярминкәсендә “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” Бөтенроссия фотоконкурсында, шулай ук интернет массакүләм мәгълүмат чаралары өчен республика журналист конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта «Татар-информ» яза.
“Рус телендә иң яхшы интернет-портал” өчен премия - “Татарстан” журналы сайтына, “Татар телендә иң яхшы интернет портал” өчен “Сөембикә” журналы сайтына бирелде.
“Рус телендә иң яхшы электрон газета” номинациясендә - «Челнинские известия» басмасын, ә татар телендәге басмалар арасында МАГАРИФ.РФ электрон журналын бүләкләделәр. "Рус телендә иң яхшы ММЧ электрон версиясе" премиясе - «Альметьевск ТВ» телеканалына, ә татар телендәге басмалар арасыннан “Ялкын” журналы сайтына тапшырылды.
--- |
Иң күп укылган
|