поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
04.11.2017 Хатлар

"Үкенү, гарьләнү, нинди хата ясавыма үртәләнү үзәкләремне өзде"

...Унсигез-унтугыз яшьлек самими, рәхәт чагыбыз. Язгы матур кич. Туганнан туганым, аның сөйгән кызы һәм иптәш егете, мин – барыбыз бергә клубтан чыктык та, авыл башындагы кечкенә бакчага юнәлдек. Без ул бакчаны Ленин бабай бакчасы дип йөртә идек, чөнки анда Ленин бабай сыны тора иде.

Килсәк, бакчаның капкасы бикле, мал-туар кермәсен дигәннәр, күрәсең. Егетләрнең берсе койма өстеннән керде, шуннан алар безгә койма аркылы керергә булыштылар. Агачлар яфрак ярган чак, төрле кошлар өздереп сайрый, онытылмас саф сөю киче иде бу. Бераз утыргач, кергән кебек үк, койма аша чыктык һәм таң атканчы бер капка төбендә утырдык, шуннан таралыштык. Сөйләшергә хәзерге кебек телефон-мазар юк. Авылга кайткач, клубка чыксаң гына инде. Шулай итеп сирәк кенә очрашкаладык.
 
Бер очрашуда егетем армиягә алулары турында әйтте. Элек солдатка озату кичәләре юк, бары озатырга барулар гына иде. Анда да оялып, читенсенеп кенә бара идек. Егетем китәсе көнне аны озатырга туган тиешле егет белән бардык. Шунда ул: “Мине көтәсеңме?” – дип сорады, мин “көтәм” дидем. Ул вакыттагы, ул чордагы яшьләр бик оялчан, бик инсафлы идек. Шулай итеп, без аерылыштык, ул китте.
 
Бераз вакыт үткәннән соң мин телефонистка булып эшкә урнаштым, яңа дуслар барлыкка килде. Минем арттан гармунчы егет йөри башлады. Иптәш егете белән һәрвакыт мине сагалап: “Сине берәү белән дә йөртмибез, икебезнең беребезгә кияүгә чыгасың”, – диделәр. Минем гармунчы егеткә кияүгә чыгасым килсә дә, иптәш егетен яратарак төшә идем. Гармунчы егет яшькә дә зуррак, шуңамы, һаман өйләнү турында сөйли иде.
 
Аның әти-әнисе өлкән кешеләр, алар улларына тыйнак, чибәр, акыллы, уңган килен булырдай кыз эзләгәннәр һәм мине шундый дип тапканнар икән. Егет бик матур җырлый, аккордеонда уйный, болар мине бик нык тырыштылар үзләренә каратырга. Матур сөйләшеп, ярдәмләшеп йөрделәр һәм ахырда мин ризалашырга мәҗбүр булдым. Әти-әни белән күрешергә, килешергә килделәр. Шулвакыт олырак бер абзый: “Сеңлем, нишләрсең икән, ул егет салырга бик ярата бит”, – дип әйтеп куйды. Миңа шунда ук уйланырга мөмкинлек бар иде әле, армиядән кайтасы егетем дә бар бит, әмма гармунчыга барасы килү теләгем өстенрәк булды. Шулай итеп кияүгә чыктым. Тора-бара теге абзыйның сүзләре раслана башлады: ирем эчүле мәҗлесләрне бик яратты.
 
Гармунда да уйнагач, урыны түрдән иде. Ә мәҗлестән соң гармунын, үзен сөйрәп кайту минем җилкәгә төште. Бер ел яшәгәннән соң, кызыбыз туды. Сөенеп бала үстерәсе иде, әмма ир яман холкын да күрсәтә башлады. Эшендә бик яхшы эшли иде, анысы хак, токарь иде. Шуннан бервакыт аңа барактан ике бүлмә бирделәр һәм без шунда күчендек. Мин бала белән декретта утырам, ә ул хезмәт хакын кайтармый, акча аның кесәсендә, ул бирсә була, бирмәсә – юк. Каенана-әниләргә дә бирә, аннан калганы миңа. Шулай итеп, бер ачуланышканда эчеп кайтып, өйдәге барлык савыт-сабаны ватып бетереп, әти-әниләренә кайтып китте. Мин бала белән берүзем утырып калдым.
 
Шуннан, эшкә чыгарга уйлап, баланы әниләргә авылга кайтарырга булдым. Бала әйберләрен җыеп, вокзалга килдем. Ул вакытта әле автобуслар йөрми иде. Күрәм, зур машина тора, арбасының ике ягына эскәмия куелган, анда кешеләр төзелешеп утырган. Мин килгәндә ул инде кузгалып китәргә тора иде. “Сумкамны гына алыгыз әле”, – дигән идем, бер солдат баламны да, сумкамны да алды һәм мин менгәч, үз урынына утыртты. Аннан, исемем белән эндәшеп: “Бу синең кызыңмы?” – дип сорады. “Әйе”, – дидем. Шуннан ул чемоданын каршыма куеп, шунда утырды. Бүтән юлчыларның күзләре бездә. Мин солдатка күтәрелеп карарга кыймыйча барам.
 
Авылга кайтып төштек. Солдат миңа төшәргә булышты, аннан бер кулына минем сумканы, берсенә үзенең чемоданын тотып, мине капка төбенә кадәр озата килде. Мин өйгә йөгереп кереп, кызымны караватка салдым да, туйганчы еладым. “Ник елыйсың?” – дип сораганга әнигә берни дә әйтмәдем. Үкенү, гарьләнү, нинди хата ясавыма үртәләнү үзәкләремне өзде. Арабызда саф мәхәббәт булган икән бит...
 
Икенче көнне китәргә дип тукталышка чыктым, машина килмәгән иде әле. Кибет янында бер “УАЗ” тора, аннан солдатым төште дә: “Кайтабызмы, әйдә, бу машина хәзер китә”, – диде. Артка кереп утырдык. Юлда барганда ул минем кулдан тотып: “Син бәхетлеме?” – дип сорады. “Әйе”, – дидем. “Алдыйсың бит, сез бергә тормыйсыз икән, мин барын да сораштым”, – диде. Азнакайга җиттек. Машина мин яши торган җиргә җиткәч, шофердан туктатуын сорап, төштем. Егет тә төште. “Мине кунакка чакырасыңмы?” – диде. “Юк, син егет кеше, мин балалы хатын, үзеңә тиң кеше табарсың, мине гафу ит”, – дидем. Без шуннан соң күрешмәдек. Ул эшкә урнашты, бик чибәр кызга өйләнде, әйбәт яшәделәр. Ул бик эш сөючән, акыллы кеше. Өч балалары булды. Ләкин өченче баласын тапканда хатыны үлеп китте. Ир тол калды. Аннан бик акыллы укытучыга өйләнде.
 
Минем дә тормышым бик сикәлтәле булды. Ирем белән 22 ел яшәдек, ул нибары 49 яшендә үлеп китте. Өч бала үстердем. Кем белә бит, егетем армиягә киткәндә биргән вәгъдәмә тугры калып, аны көтеп алсам һәм без кавышкан булсак, бәлки, бәхетлерәк тә булыр идек. Кем белә... Һәркемнең язмышы алдан язылып куя диләр, бәлки шулайдыр да.

Әдилә ХӨСНЕТДИНОВА, Азнакай
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.11.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»