|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.11.2017 Сәясәт
Фәрит Мөхәммәтшин тел проблемасы турында фикерен ирештердеТатарстан Татарстан дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү мәсьәләсен хәл итү юлын табачак. «Борчылмагыз, хәл итү юлын табарбыз», - диде бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремленә бүләкләү тантанасына җыелган татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп. Бу хакта Татар-информ яза.
«Республика үсеш кичерә, актив рәвештә алга бара, әмма бу бездә проблемалар юк дигән сүз түгел. Без телләрне укыту мәсьәләсендә яңа карарлар эзлибез, - дип искәртте Татарстан парламенты башлыгы. - Бер генә халыкка да үз телен, әти-әнисе телен өйрәнүне тыярга беркемнең дә хакы юк. Владимир Владимирович Путин нәкъ шул турыда әйтте дә».
«Әлеге мәсьәләне хәл итү юлын табарбыз. Кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында русларның – татарларга, татарларның русларга начар мөнәсәбәт күрсәтә башлавы турында мәкаләләр дөнья күрә. Безнең карар шуларга җавап булачак», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
--- |
Иң күп укылган
|