поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.11.2017 Мәгариф

Моклока мәктәбендә «Ачык ишекләр көне» узды

Спас районы Татар Моклокасының урта мәктәбе районда бердәнбер милли мәктәп булып тора, биредә районның дүрт татар авылы – Бозлау, Тукай, Ишавыл һәм үз авылларыннан балалар белем ала.

Мәктәп районда яхшы исәптә, коллектив көчле, балаларга тиешле белем-тәрбия бирү өчен бар тырышлыкларын куеп эшлиләр, укучылар район күләмендә уздырылган барлык класстан тыш, спорт чараларында, олимпиадаларда актив катнашалар, районара, өлкә күләмендә уздырылганнарыннан да якта калмыйлар һәм һәрвакыт диярлек призлы урыннар яулыйлар. Күп еллар мәктәп белән тәҗрибәле педагог Зәкия ханым Юнисова җитәкчелек итте, үткән елда ул лаеклы ялга киткәч, директор итеп яшь белгеч Сергей Бунегин билгеләнде. Аның белән әңгәмәне газетаның киләсе санында укырсыз.

27 октябрь көнне, мәктәпнең эшчәнлеген күрсәтү, уңышлары белән таныштыру мак- сатыннан биредә “Ачык ишекләр көне” уздырылды. Анда район мәгариф бүлеге белгечләре, мәктәп директорлары, укытучылар, бакча хезмәткәрләре, әти-әниләр чакы- рылган. Программада һәрбер класста диярлек ачык дәресләр уздыру һәм класстан тыш чаралар оештыру каралган иде. Ачык дәресләр барысы да бер вакытта булганлыктан, кунаклар төркемнәргә бүленделәр. Без дә кайберләрендә булдык һәм укытучыларның осталыкларына, балаларның актив, белемле булуына, заманча технологияләрнең киң кулланылуына сокландык. Шулай ук дүрт класстан тыш чара күрсәттеләр. Татар теле кабинетында китапханәче Асия Мөбинова бәйләү түгәрәгенә йөрүче кызлар белән роза чәчәген бәйләү буенча мастер-класс бирделәр, бу чарага кергән кунакларны да аны ничек итеп тиз генә бәйләргә өйрәттеләр һәм алар аннан һәрбересе күкрәкләренә ал төстәге матур розалар тагып чыкты.

Бу түгәрәктә шөгыльләнүчеләрнең әйберләре белән коридордагы күргәзмәдә дә танышырга мөмкин иде – бала оеклары, матур пинеткалар, чәч кыстыргычлары күз явын алырдай матур. Асия ханым искиткеч калфаклар да эшли. Технология кабинетында Гөлнур Фатехова җитәкчелегендә укучы кызлар өчпочмак пешерү буенча мастер-класс бирделәр. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ирина Зайцева һәм бүтән кайбер кунаклар татар халкының бу милли ашын пешерү серләренә өйрәнделәр, аны бергәләп эшләделәр дә хәтта һәм хәзер инде гаиләләрен дә сыйларлар бу тәмле ризык белән. Технология кабинеты турында аерым әйтәсе килә - ул барлык таләпләргә туры китерелеп, заманча җиһазланган зур бер кухняны хәтерләтә, кызларга аш-су серләрен өйрәнү өчен барлык шартлар тудырылган биредә. Үз куллап бизәгән алъяпкыч-яулыкларын кунакларга да бирделәр, аннары пешергән өчпочмаклары белән бергәләп чәй эчтеләр.

Башлангыч класс укучылары апалары Венера Якупова һәм Надия Салимжанова белән “Сөмбелә”дип аталган уңыш бәйрәмен күрсәттеләр. Балаларның искиткеч уйнавы, матур итеп шигырь сөйләве, җыр-биюләре кемне дә битараф калдырмады. Мәктәптә татар теле укытучысы Галия Кутерова җитәкчелегендә берничә ел инде этнографик музей эшли һәм “Әбиемнең сандыгы” дип аталган чара да музей эшенә, милли кием темасына багышлан- ган иде. Башта укучылар музейның төрле темаларга багышланган экс- понатлары белән таныштырдылар. Биредә авыл халкының элеккерәк көнкүрешенә багышланган байтак кына экспонатлар тупланган, хәрби почмак, пионер, комсомол атри- бутикалары да бар. Балалар әби сандыгында сакланучы түбәтәй, калфак һ.б. татар милли киемнәре турында сөйләделәр, шуңа багышланган җыр-биюләр башкардылар, кунакларны да катнаштырып, уеннар уйнап күрсәттеләр.

Бик матур милли чара әзерләгән иде. Тулаем алганда, зур әзерлек һәм оешканлык белән узды “Ачык ишекләр көне”. Иң мөһиме, кешеләргә күрсәтү өчен генә түгел, ә көндәлек эш икәне күренә, балалар бик табигый, иркен тоталар үзләрен, моны актлар залында узган йомгаклау өлешендә Ирина Николаевна да, кайбер педагоглар да билгеләп үтте. Шулай ук Сергей Викторович 2016-2017 уку елында мәктәпнең эшчәнлеге, баш- карылган эшләр турында доклад белән чыкты һәм иң актив, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булган әти-әниләрне, спонсорларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Берсе кызганыч, бу чарага да шул ук иң активлар гына килгән иде, бүтәннәрне балаларының нинди шартларда белем алуы кызыксындырмый, күрәсең. Директор урынбасарлары Афия Харрясова белән Зөһрә Хөсәенова укыту һәм класстан тыш тәрбия эшләре турында сөйләделәр. Ирина Николаевна коллектив эшчәнлегенә, укыту-тәрбия процессына югары бәя бирде.

Сергей Викторович та яшь булуына карамастан, үзен бик җитди һәм җаваплы җитәкче итеп күрсәтә алды инде. Иң шатландырганы – ул милли тәрбиягә, телне, мәдәниятне саклауга зур әһәмият бирә, милли костюмнар булдырырга да планлаштыралар. Кайбер татар җитәкчеләренә анардан үрнәк аласы иде. Бу район масштабындагы чара ашханә хезмәткәрләре һәм техник персонал тырышлыгы белән мул итеп корылган табын артында җылы аралашу белән тәмамланды. Ә безнең теләк шул – киләчәктә “Ачык ишекләр көне”н районара итеп уздырасы иде. Төбәгебездә бүгенгә нибары унбер татар авылында гына мәктәп калды, шуңа да моның ише зур чараларны һәр җирдә районара дәрәҗәдә уздыру әйбәт булыр иде. Татар Моклокасында бу тәкъдим өстендә уйларыбыз диделәр, бүтәннәр дә алардан үрнәк алыр дип ышанабыз. 

Найлә ТАҺИРОВА. Румия Хамзина фотолары.

---
Туган як
№ --- | 03.11.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»