поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.11.2017 Шоу-бизнес

Раяз Фасыйховның Казанда узачак концерт көненә рус җырчысыныкы билгеләнгән булган

Хәтерләсәгез, узган ел җырчы Раяз Фасыйхов 10 нчы юбилей концертын Казанда 24 ноябрь көнне уздырган иде. Быел да шушы датага туры килә ул. Әмма башта бу көнгә рус эстрадасы артистының концерты куелган булган.

- Рус җырчысы белән 24 ноябрь көнен ничек бүлештегез? 

- Быел әзрәк буталчык килеп чыкты шул. “Пирамида” күңел ачу үзәгендә узачак концерт көнен билгеләнгәндә, 24 енә дип ниятләсәк тә, бутап, башка көнне алганбыз. Концертым 24 ноябрьдә булачак дип йөрим. Реклама да бирергә өлгердем. Билетлар да сатыла башлады. Ул көнне дәрәҗәле рус артистының концерты булырга тиеш икән. Зур кешеләр белән сөйләшеп, ул Мәскәүдәге артист белән танышып кына, аның концертын күчертә алдык. Кем икәнен әйтеп тормыйм. Бу хакта сүз куерту матур булмас.
 
- Хәтерлим, узган елгы концертыңда Хәния Фәрхи чыгыш ясады. Залда бик күп түрәләр да бар иде.
- 2017 ел бик авыр булды. Әлфия апа Авзалованы, Хәния Фәрхине һәм Илфак Шиһаповны югалттык. Мәрхүмә Хәния апаны былтыргы юбилей концертыма чакыра алганыма сөенеп туя алмыйм. Дуэт җырны соңгы тапкыр шунда башкарган идек бит. Исәннәрнең кадерен белергә кирәк. Безгә якты эз салып калдырган җырчыларыбызны хөрмәт итеп, яратып яшәргә кирәк икән дигән фикердә мин. 
Узган елгы концертымда кемнәр катнашуын алдан әйтмәгән идем. Бу дөресрәк тә булып чыкты, чөнки Венера Ганиева килергә тиеш иде, килә алмады. Быел да аны чакырырга уйлап торам әле. Килерме, юкмы?.. Концерт алдыннан Венера апа белән вокал күнекмәләре ясый башлыйбыз. Җырларны кабатлыйбыз. Үзе җырлаячакмы, юкмы, анысын әлегә әйтә алмыйм.
 
 
- Раяз, гел концерт турында сөйләшкәч, бу сорауны да бирми булмас. Рус җырчыларының чыгышлары ике сәгатьләп бара, ничектер ял итеп кайтып китәсең. Ә татар концертларын ник шулкадәр сузарга соң?! Кайчак алар дүртәр-бишәр сәгать бара. Тамашачының арганын артистлар күрми мәллә?!
- Электән килгән гадәт ул. Һаман да шул дәвам итә. Тиздән без дә шушы вакыт аралыгына сыеша башларбыз дип уйлыйм. Руслар алар концертны мәзәк ише нәрсә белән тутырмый. Тере тавышка бар күңелен биреп җырлый да, икенче шәһәргә кузгала. 
 
- Татар теле өчен көрәшкә эстрада вәкилләре да кушылды. “Туган тел” җырын башкарып, “Инстаграм” челтәрендәге сәхифәләрендә урнаштырып бардылар. Бу гамәлгә мөнәсәбәтең нинди?
- Әлбәттә, телебез тирәсендәге хәлләргә бик борчылам. Кызым Венера татар гимназиясенең 2 нче сыйныфында укый. Анда татар теле дәресләрен бетерсәләр нәрсә булыр?! Улым Рамазанга 6 яшь. Менә үзенә баян бүләк иттем. Махсус укытучыда уйнарга өйрәнә. Өйнең ишекләрен ачып керүгә, бары ана телендә генә сөйләшәбез. Безнең телне аңламый торган кеше кунакка килә икән, шунда гына рус теленә күчәбез. Татар телен мәктәптә генә өйрәнеп булмый. Барысы да гаиләдән килә. Өйдә татарча сөйләшергә кирәк. Ләкин мәктәпләрдә татар телен бетерсәләр, бу зур ялгышлык булачак. Татарстан республикасы – иң алдынгы төбәкләрдән санала. Кемнәрнеңдер бу рәхәтлеккә бик ачулары килә һәм алар милләтләр арасында ызгыш чыгарырга тели. Аллага шөкер, бу проблеманы хәл итәрлек көчле җитәкчеләребез бар. Җиңеп чыгарлар дип өметләнәм.
 
 
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 02.11.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»