|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2017 Матбугат
Роберт Миңнуллин Инстаграм турында: "Язасың да, шундук комментарийлар “ява” башлый - күңелле"Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин – Инстаграм аккаунтын актив кулланучыларның берсе. Теркәлүенә дүрт кенә ай булса да, аңа язылучылар саны 5000нән артып китте. “Инстаграмда мин – үзем редактор, үзем журналист, үзем фотограф”, – диде Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Уйнап кына башланган эш иде. Кызым Таңсылуны тыңлап кына. Әмма аны кемдер уйлап чыгарган икән, бу “әкият”тән файдаланырга кирәк. Миңа ул укучыларыма иҗатым белән таныштырып барырга, үз фикерләремне әйтергә ярдәм итә. Газета-журналлар бик әкрен эшли. Аларга шигырьләремне тәкъдим иткән очракта да, елга бер тапкыр бастыралар, бер ай чират көтә әле ул. Ә монда язасың да, элеп куясың. Шуның артыннан комментарийлар да “ява” башлый. Анысы да күңелле. Тагын да әйбәтрәк язарга этәрә”.
Шагыйрь сүзләренчә, ул әле бу төр аралашу чарасын өйрәнеп кенә килә. Шуңа укучының реакциясен өйрәнә.
“Монысын биреп карыйм, тегесен. Мин укучыларга ни кызыклы икәненә төшенәм. Билгеле, халыкка кешенең ни ашавы, кая баруы кызык. Әмма мин, халык шагыйре буларак, фотоларга язган сүзләргә дә мәгънә салырга тырышам. Беркайда да басылмаган 1000гә якын фотосурәтем бар. Менә шуларны әкренләп бирә башларга кирәк дип уйлыйм. Миңа язылучылар көннән-көн арта. 5000нән артып китте инде. Зур сан бит. Хәзер бит китаплар да 1-2 мең тираж белән чыга. Шул кадәр кеше миңа язылган, минем тирәгә тупланган икән, димәк, алар миннән нидер көтә. Мин – күпне күргән, озак еллар редактор булып эшләгән кеше. Инстаграмда цензура булмаса да, укучыларыма файдалы, әһәмиятле, кызыклы мәгълүмат кына бирергә тиешмен”, – ди Роберт Миңннуллин.
Мәгълүмат өчен: Инстаграм – фото, кечкенә күләмле видеолар элү өчен бушлай кушымта. Россиядә һәр дүртенче кеше Инстаграм социаль челтәренә теркәлгән. Анда һәр көн саен 80 миллион фото эленә.
--- |
Иң күп укылган
|