поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.11.2017 Мәдәният

Нигә чын сәнгатьне яшерәләр?

“Җырлыйк әле” тапшы­руының берничә чыгарылышы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 80 еллыгына багышланган иде. Мин, Казан дәүләт мәдәният инс­ти­тутының ялгыз җырлау кафедрасы доценты буларак, ансамбль җырчыла­рының чыгышларын зур кызыксыну белән карап, алар өчен шатланып утырдым.

Шунысы куанычлы: барысы да кайчандыр шушы сән­гать учагында эшләп киткән, хал­кы­бызның яраткан җыр­чы­ларын искә алдылар. Әле­ге 2 тапшыруда ансамбль өчен иҗат иткән композитор­лар Заһит Хәбибул­лин, Александр Ключарев әсәрләре дә, Таһир Якупов, Нәфисә Василова, Сөләйман Йосыпов, Галия Гафиятуллина, Миңнегөл Зәкиева башкарган җырлар да тиешле дәрә­җәдә башкарылды. Бу җыр­ларны тыңлап яшьле­гемә кайттым, татар җыр-музы­касына хезмәт иткән, ихтирамга лаек шә­хесләр белән күреш­кәндәй булдым. Нәкъ менә шушы тапшыруларны карагач, минем күңелемдә сораулар туды һәм кулыма каләм алырга булдым.
 
Без – татарлар үзебезне зур милләт вәкилләре итеп саныйбыз. Милләт булгач, аның үз теле, әдәбияты, мәдә­нияте һәм, әлбәттә, үз җыры, музыкасы булырга тиеш. Музыкага килгәндә, аны фәкать яңгыраганда гына сәнгать дип әйтеп була. Тик аларны кайда ишетергә? Әйе, безнең дә башка халыклар алдында оялмыйча күр­сә­тердәй әсәр­ләребез бар. Җит­ди әсәр­ләребезне башкаручы җыр­чы, музыкантларыбыз да бар, ләкин аларны халык белми. Аларга (шул исәптән миңа да) бары тик югары дәрәҗәдәге кунаклар килгәндә яки Татарстан делегациясе белән чит ил­ләргә барганда гына мөрәҗәгать итәләр. Ни өчен без, югары квалификацияле сәнгать­кәр­ләр, үз халкыбызга кирәксез калдык?       
 
Моны үземнән чыгып әйтәм. Без гади авыл малайлары булсак та, музыка училищесында, консер­вато­рия­дә укыган елларда, го­мумән, бервакытта да матди  байлыкка кызыкмадык. Рухи дөнья­лары бай шә­хесләр безгә үрнәк булдылар. Бө­тен хыялыбыз – халыкта зәвык тәрбияләү, музыка сәнгате аша гүзәллекне күрә белергә өйрәтү. Кызганыч, бүген чын сән­гатьне халыктан яше­рәләр. Чыннан да, классик музыка, шул исәп­тән фәлсәфи халык җырлары да фикер йөртә торган кешене уйланырга мәҗбүр итә. Күрәсең, үз фикере булган, халык язмышы, теле, сәнгате өчен борчылып яшәү­челәр бүгенге җәм­гыять­кә бик нык комачаулыйдыр. Югыйсә җыр-му­зыка сәнгатен халыкка җит­керүче иң көчле чаралар – радио-телевидение каналлары барысы да гафу ителмәслек түбән дәрә­җә­дәге аудио, видео язмаларга нигезләнмәс иде.
 
Эфир вакытын халкыбызның рухи байлыгы булган җырларга, ком­по­зиторларыбызның дис­тә­ләгән еллар буена тамашачылар күңелен дәва­лаган әсәр­ләренә бирмичә, акча түләп, үзен экраннан күрсә­теп, эфир­дан ишеттереп танылырга теләгән, җыр­ларга азапланучыларны “раскручивать” итүгә файдалануны мин һич аң­лый алмыйм.
 
Мине, зинһар, бүгенге “йолдыз”лардан көнләшә дип уйлый күрмәгез. Алар бүген бик кирәк. Чөнки бу заман кешеләре уйларга да, сөйләргә дә, хәтта ашарга әзерләргә дә теләмиләр. Шул сәбәпле гаилә  бәйрәмнәре, туйлар,  юбилейлар – барысы  да  ресторан-кафеларда уза һәм бу чараларның үзә­ген­дә мәдәни официантлар – телевизордагы  клип геройлары, тәүлегенә 10ар тапкыр әй­ләндереп, ирексездән тамашачыга таныш булган әр­сезләр. Ул мескеннәрнең дә эшләре җиңел түгел. Банкетларда алган акчаның бер өлешен һаман да шул радио, телевидениегә илтеп түләргә кирәк. Әйе, заман шуны таләп итә. Андый, үзе тапкан акчага яши торган мас­сакүләм чаралар да булырга тиештер.
 
Бүген татар телендә эшли торган берничә радио һәм телевидение бар. Ни өчен соң алар барысы да бер форматта гына эшли? Шуларның берсе генә булса да милли горурлыгы булган, халкының киләчәге өчен җан атып яшәүче татарлар­ның ихтыя­җын истә тотарга тиештер бит. Бүген республика җәмә­гатьчелеге алдында туган телебезне сак­лап калу проблемасы тора. Минемчә, моның өчен иң беренче чиратта үрнәк татар телендә сөйләү­че, милли үзенчә­лек­ләребез­не чагылдырган җыр­ларга, сән­гать әсәр­лә­ренә нигезлән­­гән мас­са­­күләм чара булдыру кирәк. Дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче татар, мил­ләте белән горурланып, туган телендә сыйфатлы тапшырулар карый алырга тиеш. Дөрес, бүген “Яңа Гасыр” каналын бөтен дөнья карый, тик анда күрсәтелгән клипларны, гафу итегез, берничек тә татар җыры дип кабул итеп булмый. Сүзләрен алып ташла­саң, ул треклар башка мил­ләт­ләрнекеннән мес­кенлеге, гыйбадлыгы белән генә аерыла.
 
Шул ук вакытта инде 15 елдан артык эшләп килүче “Җырлыйк әле” тапшыруын мактап китәсем килә. Аның авторы Нәҗип Бәдретдинов – гомере буе баянчы-акком­паниатор булып эшләгән кеше. Татар тамашачысының музыкаль зәвыгын аннан да яхшы белүче юктыр, мөгаен. Шуңа да “Җырлыйк әле”нең һәр чыгарылышы яңалык алып килә. Алда атап үткән тапшыруларда гына да күпме онытылып барган җырлар яңгырады, күпме сәләтле җыр­чылар белән таныштык. Мин аның нинди авыр шартларда эшләвен беләм, шуңа да карамастан, ул үзешчән җырчылар көче белән генә булса да, безнең өчен кадерле булган җырларны бозмыйча, ясалма аккомпанемент (фонограмма) кулланмыйча ха­лык­ның хәтерендә яңарта. Аның ни дәрәҗәдә зур эш алып барганын без – җыр-музыка өлкәсендә эш­ләү­че­ләр генә түгел, мәдә­ният хез­мәткәрләре дә, тапшыруга килеп җырлаган үзеш­чәннәр дә, хәтта “Җыр­лыйк әле”не кө­теп алып караучы мил­ләттәшләребез дә яхшы аң­лый. Нәҗипнең халык өчен башкарган фидакарь хезмәте республика җитәк­челеге тарафыннан да бәя­ләнсә, бу барлык җыр сөю­челәргә зур шатлык булыр иде.
 
Рөстәм Маликов,
Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты,
Казан дәүләт мәдәният институтының ялгыз җырлау кафедрасы доценты

Рөстәм МАЛИКОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.11.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»