|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2008 Матбугат
“ЯҢА ГАСЫР” РАДИОСЫНДА ШӘҖӘРӘ БӘЙРӘМЕ: ИЛФАР БЕЛӘН ЗӨЛФИЯ ТУГАННАР БУЛЫП ЧЫККАН!Һәр кеше җиде буын бабасын белергә тиеш дигән гыйбарә халкыбыз аңына нык сеңгән. Әмма, гадәттә, без 3-4 буынны белү белән генә чикләнәбез дә, тулырак мәгълүмат туплар өчен вакыт юклыкны сәбәп итеп, бу эшне кичектереп киләбез, “Өйрәнәсе иде бит, беләсе иде!” – дигән уй гына күңелдән чыкмый. Безнең бабайлар нәсел төшенчәсенә бик җитди караганнар, нәселен тикшермичә килен төшермәгәннәр, кызларын кияүгә бирмәгәннәр. Нәсел тарихы – тормыш дәреслеге ул, чөнки һәр чорның авырлыклары иң беренче булып кешегә төшә, һәр нәсел аларны үзенчә кичерә, үзенә сабак туплый. Сөйләмдә дә бит “Нәселле кеше – затлы кеше” дигән гыйбарәне кулланабыз. Балаларыбызга бәхет теләгәндә дә: “Ходаем, балама пар итеп иманлы бәндә насыйп ит!” – дип телибез. Иман да, әхлаксызлык та гаиләдә бөреләнә, тәрбия алымнары бер буыннан икенчесенә күчә бара. Нәселеңнең тарихын белү киләчәгеңә карата җаваплылыкны арттыра, уйланылмаган адымнардан саклый. Һәркайсыгызның гаиләсендә урнәк итеп куярлык традицияләр, нәселдән-нәселгә күчә баручы сәләтләр, гадәтләр бардыр, сабак алырдай гыйбрәтле вакыйгалар гаиләгезне читләтеп үтмәгәндер. Шулаймы? Шулай булгач, ник әле сезгә дә шәҗәрә төземәскә? Кызыклы да, файдалы да, мөһим дә бу эшне башларга этәргеч тә бар бит. Игътибар! “Яңа гасыр радиосы” “Шәҗәрә бәйрәме” дип аталган бәйге игълан итә. Бүгеннән үк мәгълүмат җыя, шәҗәрәгезнең ботакларын төзи башлагыз, нәселегез тарихын барлагыз һәм әшләнгән әшегез хакында тәфсилләп язып “Яңа гасыр” радиосына хат юллагыз. Әгәр дә инде шәҗәрәгез төзелгән икән, туганнарыгызны җыеп, күркәм гадәтне яңарта - шәҗәрә бәйрәмен үткәрә аласыз. Бу хакта да радиога язып җибәрергә онытмагыз. Көчегездән килгән кадәр тырышыгыз! Нәсел буыннарын барлаучы иң актив тыңлаучыларны “Яңа гасыр” радиосыннан истәлекле бүләкләр көтә! Бәйгегә йомгак “Гаилә елы” кысаларында декабрь аенда ясалачак. “Яңа гасыр” радиосы хезмәткәрләре үзләре дә бу арада шәҗәрәләрен төзү белән мәшгуль әле. Аларга үрнәк булырдай затлар да бар: радио алып баручылары Илфар Кәримов белән Зөлфия Вакказова (аларның әбиләре (?) бертуган) аеруча бәхетле: аларның нәсел агачы күптән төзелгән инде. Бу эшне Илфар белән Золфиянең олы туганнары башкарып чыккан, яшьләргә исә тупланган мәгълүматны түкми-чәчми киләсе буыннарга тапшыру бурычы йөкләнгән. Саба районы Мәртен авылында дүрт елга бер тапкыр Хәбибә әбинең оныклары, оныкчыклары (Илфар белән Зөлфия оныкчыклар була инде) җыелып, туганнар бәйрәме үткәрәләр. “Бу бәйрәмгә беренче тапкыр килгәч, мин туганнарымның никадәр күп икәнен күреп шаккаттым. Кайлардан гына килмәгәннәр иде! Татарстанның кайсы гына почмагына барсам да, һәр җирдә туганнарым бар. Моны тою минем өчен зур бәхет. Нәселебез тарихын белү мине рухи яктан илһамландыра, киләчәккә ышаныч тудыра”, - ди Илфар. Радио хезмәткәре Алсу Исмәгыйлеваның әнисе Нәсимә ханым да туганнары ярдәме белән бабасы Сәйфулланың шәҗәрәсен төзеп, нәсел китабын язып, 2007 елның җәендә бабасының туган авылы Азнакай районы Күктәкә авылында җыен оештырган. Барлыгы 170ләп (!) туган җыелган бу бәйрәмгә. “Туганнар бер-берсенә нык тартылалар, нәсел тарихы белән кызыксынулары көчле, әмма бер кешенең эшне оештырып җибәрүе кирәк. Ник әле моны мина оештырмаска соң дип уйладым, - ди Нәсимә ханым, - Бабам Сәйфулланың 1921-22 елгы ачлыктан унбиш баласын да исән алып чыкканын, авылдашларына мәрхәмәтле булганын, аның ир балалары һәм оныкларының Беренче империалистик, Бөек Ватан, фин сугышларыннан исән кайтып, балалар үстереп, тырышып, хезмәт итеп яшәгәннәрен ишетеп белә идем, бабамнын, ул калдырган нәселнең психологиясенә төшенәсем килгәнгә шәҗәрәмне өйрәнә башладым, туганнарым ярдәме белән җыелган бу мәгълүмат бездән соң туачак буыннарга терәк тә, гыйбрәт тә булыр”, - дип, бу эшкә алынуының сәбәбен анлата ул. Әлбәттә, этәргеч булырдай сәбәпләр һәркайсыгызда бар, кызыксыныгыз, эзләгез, уңышлар телибез сезгә! Хатларыгызны 420015, Казан шәһәре, М.Горький урамы, 15 йорт адресы белән “Яңа гасыр” радиосына юллагыз.
Мәдинә САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|