|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2017 Фаҗига
Татарстанның балалар тудыру йортларының берсендә аяныч фаҗига булганАлабуга бала тудыру йортында сабый туарга өлгермичә үлгән, дип белдерде Алабуга Үзәк район хастаханәсе баш табибы Шәүкәт Әхмәтҗанов. Фаҗига 29 октябрьдә булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
“Хатын-кызның хәле канәгатьләнерлек. Аны 1 ноябрьдә бала тудыру бүлегеннән амбулатория шартларында дәвалануга чыгарганнар. Алабуга Үзәк район хастаханәсе администрациясе хатын-кыз белән очрашты, ул медицина хезмәткәрләре тарафыннан акча таләп итү фактын кире кага”, - диде Шәүкәт Әхмәтҗанов.
Хәзер хастаханәдә фаҗига килеп чыгу сәбәпләрен тикшерү өчен, махсус комиссия оештырылган.
--- |
Иң күп укылган
|