|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2017 Мәгариф
Укучыларыбыз – горурлыгыбызБезнең Петрякс урта мәктәбе каршында уңышлы эшләп килгән “Актив балалар” исемле волонтерлар отряды, өлкән класслар укучылары Советы һәм “Ника” балалар оешмасы тик утырырга күнекмәгәннәр. Бергәләшеп төрле даталар уңаеннан даими чаралар оештыралар.Күптән түгел генә алар “Көмеш волонтерлар” дип исемләнгән акция кысаларында җирле балалар бакчасында кунакта булдылар. Нәни авылдашлары өчен мастер-класслар оештырдылар, төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм мәктәп укучыла-ры көче белән җыелган уенчыкларны бүләк иттеләр. Халыкара укытучылар көне уңаеннан оештырылган “Шәфкатьле йөрәк” акциясе кысаларында укучылар укытучы-пенсионерларны хөрмәт иттеләр, һәркайсының өенә барып ихластан тәбрик иттеләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Картлар декадасы да алар тарафыннан игътибарсыз калмады – “Күңел яшь әле” акциясе оештырылды. Уку-чылар әлеге бәйрәмне ничек итеп оештыру өстендә күп баш ватты. Нәтиҗәдә, алар Петрякс участок хастаханәсендә даими дәвалану алган һәм ялгызак булу сәбәпле шунда гомер кичергән өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтләргә булдылар. Кыска вакыт эчендә тәм-том, җимешләр һәм башка ризыклар кайгыртылды. Кайбер әти-әниләр балаларының идеясен хуплап, төрле камыр ашлары, бәлешләр дә пешергән иде.Билгеләнгән көнне укучылар хастаханәгә барып, аларны Өлкәннәр көне белән җылы тәбрикләделәр, татлы бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Татлы ризыклар шулкадәр күп җыелган иде, хәтта хастаханәнең көндезге стационарында дәваланучы карт петрякслыларны да сөендерергә мөмкинлек булды. Мәктәп базасында урнашкан крайны өйрәнү музеенда Өлкәннәр декадасы уңаеннан хезмәт ветераннары өчен укучы-лар Ләйсән Абянова, Диляра Гильманова, Ләйлә Аляутдинова һәм Диляра Шәрәфетдинова “Минем авылым тарихы” дип аталган экскурсия оештырдылар. Светлана СЕВБЯНОВА, педагог-оештыручы.
--- |
Иң күп укылган
|