|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2017 Шоу-бизнес
“Манзара” музыкаль премиясе иң яхшы артистларны барлыйФилюс Каһиров, Алинә Сафиуллина, Эльвира Хамматова, Азат Абитов, Нурзадә кебек артистларны аларның “Манзара” музыкаль премиясе лауреатлары булуы берләштерә. Алар - дәрәҗәле премиягә беренче булып лаек булучылар. 20 нче гыйнварда “Пирамида” күңел ачу комлексында татар эстрадасы тарихында икенче тапкыр “Манзара” музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак. Татар эстрадасының танылган җырчылары һәм яшь башкаручылар катнашындагы зур концерт профессиональ спортчыларның чыгышлары белән баетылган тамаша буларак тәкъдим ителә. Татар эстрадасында спорт белән җыр сәнгатен берләштерүче яңа форматта эшләнелгән бу әле беренче премия. 2017 нче елгы “Манзара” премиясе номинатлары арасында Фәрид Низамиев, Чулпан Йосыпова, Нурзадә, Алинә Сафиуллина, Руслан Кираметдинов, Рәмилә һәм Рәзилә Батыровалар, Марат Шәйбәков һәм башка бик күп сәләтле артистлар бар.
GONGTV спорт һәм музыка каналы һәм PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе тарафыннан оештырылучы масштаблы чарада мәдәният дөньясының танылган әһелләре, медиайолдызлар һәм дәрәҗәле эшмәкәрләр катнашуы көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|