|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.10.2017 Шоу-бизнес
Алинә Шәрипҗанова: "Миңа биш тиенлек клиплар кирәкми"Татар теле тирәсендә туган вәзгыять күп кенә артистларның татар мәдәниятенә карата игътибарын көчәйтте. Кемнәрдер флешмоб һәм акцияләр уздырган мәлдә, җырчы Алинә Шәрипҗанова тыңлаучыларга «өметле» җыр тәкъдим итте. “Башка артистларның концерт сезоны башлана-төгәлләнә, минекенең өзелгәне дә юк. Үз концертларымны әлегә тамашачыга тәкъдим итмим, ул бик җаваплы эш, шәһәр филармониясе солисткасы буларак, дәүләт дәрәҗәсендәге чыгышларым бик күп. Чит илләрдә концертлар куябыз. Хәзер татар җырларын башкару, милли чыгышларны ясау аеруча мөһим. Бигрәк тә чит илдә. Шулай без үз мәдәниятебезне күрсәтергә тырышабыз. Бер башкаручы миңа: “Бүген җырларда мәгънә бик мөһим түгел, алар “качать” итәргә тиеш”, — дип белдерде. Мин профессиональ музыкант буларак бу сүзләр белән бөтенләй килешмим. Музыка нигезендә ритм ята, әмма тамашачыга буш ритм гына бирсәң ул мәдәни яктан үсми.
Әле яңа гына тамашачыларга Марзия Сәләхова сүзләренә Ганс Сайфуллин иҗат иткән “Өмет” җырын тәкъдим иттем. Бу бик кирәкле җыр дип саныйм. Җәмгыятебездә өметсез кешеләр бик күп. Шуңа да социаль проблемаларны күтәреп, әлеге җырга халкыбызның яшәеше, өмет белән алга баруы турында көчле клип төшерәсе килә. Сценарий төзи башладык инде. Миңа биш тиенлек клип кирәкми. Әлеге җыр аша кешелеклелек сыйфатларын күрсәтәсем килә”, — дип белдерде җырчы.
--- |
Иң күп укылган
|