поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.10.2017 Язмыш

«Тормышыбыз бер көн эчендә чәлпәрәмә килде - әтисез калдык, әнине гаеплиләр, энебезнең кайда икәнлеген белмибез»

Тәтеш районының Монастырский авылында яшәүче 47 яшьлек биш бала әнисе Елена Болонкина ирен үтерүдә гаепләнелә. Районның үрнәк гаиләләреннән саналган Болонкиннарда мондый хәл килеп чыгар дип беркем дә уйламаган, күрәсең.

“Вечерняя Казань” газетасы хәбәр иткәнчә, гаиләнең иң өлкән балалары – 30 яшьлек Денис һәм 28 яшьлек Юлия сүзләренә караганда, әниләренә карата гаепләүләр 9 яшьлек энеләренең күрсәтмәләренә генә нигезләнгән.
 
Әлеге хәл 28 августта булган. Ул көнне гаилә башлыгы – Виктор Болонкин иртәнге сигезләр тирәсендә сыерларын авыл артындагы көтүлеккә арканларга китә һәм шунан соң кире әйләнеп кайтмый.
 
 – Әни төшке ашка кайткач, балалардан: “Әтиегез кайда?” дип сораган, – диде безгә Денис, аның белән элемгә кергәч. – Әти өйдә булганда (Виктор Болонкин вахтада эшләгән булган) телефонын үзе белән йөртми иде. Ә сәгать көндезге өчләр тирәсендә сыер үзе өйгә кайткан. Димәк, аны беркем дә бәйләмәгән. Кич белән әни, борчылып, Юлия белән миңа шалтыратты. (Олы балалар әти-әниләреннән аерым яшәгән – Авт).
Без аны ничек булдыра алдык, шулай тынычландырдык. Әти, бәлки, кабат балыкка киткәндер, дидек. Шуннан соң әни өч бала белән бергә ятып йоклаган. Ә иртән сыерны арканларга дип көтүлеккә төшкәч, әтине үле килеш тапкан. Әни әйтүенчә, ул йөзе белән җиргә капланган килеш яткан, ә куллары артка каерылган булган. Әни аны әйләндергәч, күкрәк тирәсендәге канны күреп алган. Һәм шунда ук полициягә хәбәр иткән.     
Хәзерге вакытта Елена Болонкина сак астына алынган. Тикшерү бара. Ә 9 яшьлек малайны, туганнары коткысына бирелмәсен дип, балалар йортына җибәргәннәр. Ләкин аның кайда икәнлеген Денис та, Юлия да төгәл белми.  
 
– Туганнарыбыз юк дәрәҗәсендә. Ә гаиләбез зур иде. Шуңа күрә без һәрвакыт бергә һәм бердәм булдык. Ял иткәндә дә, эшләгәндә дә. Әти унбиш ел инде Мәскәүгә барып эшли иде. Мин үзем Тәтештә эшлим. Һәм шунда ук яшим дә. Әти-әниләр йортыннан 15 чакрым ераклыкта гына. Ә сеңлем Юлия Казанда яши. Шуңа күрә әтиебез кайтканда һәрвакыт барыбыз бергә җыелыша идек. Гаиләбездә барысы да яхшы иде, тик 28 августта барысы да чәлпәрәмә килде. Әтисез калдык. Инде әнине дә гаеплиләр. Энебез кайда? Безгә бик авыр. Бу вакыйгалардан соң Юлия үз хисабына отпуск алырга мәҗбүр булды. 5 һәм 8 яшьлек энеләребезне дә карарга кирәк бит әле. Ә миңа эшләргә туры килә, чөнки хәзер гаиләдә бердәнбер акча эшләүче булып калдым. Балаларның кышка киемнәре дә юк. Опека органнары пенсияне ике айдан соң гына алачакбыз, диде.
 
Баштагы көннәрдә авылдашлар безгә гел ярдәм итеп торды. Кайда, нәрсә ишеткәннәр, барысын да хәбәр иттеләр. Ләкин соңгы вакытта, минем уйлавымча, аларны куркыталар. Ә төрле версияләр бар. Мәсәлән, бу җинаятьне читтән балык тотарга килеп йөрүче кешеләр эшләргә дә мөмкин, дигәннәр иде. Безнең әти гадел кеше иде. Бәлки, ул алар белән каршылыкка кергәндер... Хәзер безгә көтәргә генә кала инде, – диде гаиләләренә зур кайгы килгән Денис.    

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ --- | 27.10.2017
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»