поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.10.2017 Мәдәният

Хәмдүнә Тимергалиева хәзер интернеттан чыкмый

Хәмдүнә апабыз фонограммага җырлаучыларга каршы көрәш игълан иткән. “Татар радиосы”ның 16 еллыгына багышланган зур тамашада әнә шундый хәбәр җиткерделәр. Бу сүзләрне мәзәк итеп сөйләсәләр дә, олуг җырчының тәкъдименә бик күпләр кушылырга тора. Ашлыкны чүптән араларга вакыт. Татар җырының бүгенгесе турында Президент та борчыла.

Татарда фәлән кадәр җырчы бар диләр. Ничәү икәнен төгәл генә беркем әйтә алмас. Хәтта меңгә җиткән, дигән сүзләр дә ишетелә. Нишләмәк кирәк, моңлы халык без, җырлый белмәүчеләр бик сирәк арабызда. Сәхнәдә дә урын түрдән. Тик анда һәркем чыга башлагач, җырның кадере китә башлый. Матур концерт алдыннан әнә шундый фәлсәфәгә бирелергә узган атна башында Татарстан Президентының “Татар радиосы”на кунакка баруы сәбәп булды. Рөстәм Миңнеханов белән татар җырының бүгенгесе һәм киләчәге турында да сөйләшкәннәр. “Минем аңлавымча, республика башлыгы татар эстрадасының бүгенге хәленә зур игътибар бирә һәм аның өчен борчыла, – диде очрашудан соң “Барс-медиа” җитәкчесе Камил Гәрәев. – Бүген эстрада системага салынмаган. Һәм без моны Президентка да аңлатырга теләдек. Бу эштә дәүләт, шәхси компанияләр, татар интеллигенциясе катнашырга тиеш. Вакыт җитте – артистлар күп, материал күп, аларны дөрес юлга кертеп җибәрергә кирәк”.
 
Тик коммерция белән милләт юллары кайда тоташа? Бу сорауга тизрәк җавап табасы иде. Әмма заманында йөзләгән кешене сәхнәгә чыгарып, “йолдыз” ясау эшен конвейерга салган ширкәт вәкилләренең бу рәвешле фикер сөреше күңелгә моңлы өмет өсти. Бүген барыбызга да кирәк андый өмет. Үзебезчә җырларга вакыт. Көненә 300дән артык җыр әйләндерүче “Татар радиосы” да үзенең 16 еллыгын “Пирамида”да җанлы концерт оештырып, билгеләп үтте. Җырчылар шул ук “Барс-медиа”ның инструменталь ансамбленә кушылып, тансыкка әйләнгән тере тавышка чыгыш ясады. Оештыручылар әйтүенчә, концертка бары хит, ягъни халык арасында иң танылган җырларны гына сайлап алганнар. “Юбилей елын зурлап үткәргәч, быел тере тавышлы концерт оештырырга булдык. Концертта олы буын артистлары белән яшьләрне сәхнәгә чиратлаштырып чыгарырга тырыштык” , – ди концертның алып баручысы һәм сценарий авторы Гөлназ Сәфәрова. Сүз уңаеннан, алып баручылар дүртәү булды. Гөлназдан тыш, тамашачы кәефен Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин, радионың баш редакторы Айваз Садыйров һәм заманында “Голос” телетапшыруы финалына чыгып танылу алган Эльмира Кәлимуллина да күрде.
 
“Татар радиосы”н көненә 150 мең кеше тыңлый. Шуңа күрә концерт узган “Пирамида” залында бер генә буш урын да  калмаган. Моңланырга ярата безнең халык. Өлкәннәр дә, яшьләр дә җитәрлек. “Чаллыдан кодагыем килде. Балалар билет бүләк итте”, – ди Казанда яшәүче Гөлсем ханым. Профессорлар, министрлар, аларның урынбасарлары, район башлыклары да күренде елына бер мәртәбә оештырыла торган “Татар җыры”на тиң концертта. Барысын да моң берләштерә. Тамашачы хозурына Эльмира Сөләйманова, Иркә, Ландыш Нигъмәтҗанова, Айгөл Рәхимова, Азалия Зиннәт, Мөнир Рахмаев, Идрис Газиев, Илмира Нәгыймова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Ләйсән Гимаева, Артур белән Марат, Зөһрә Шәрифуллина, Айдар Галимов һәм башкалар чыкты. Исемнәр төрле, беркем дә битараф кала алмый.
 
“Татар радиосы” гына түгел, татар җырчылары да заманадан артта калмаска тырыша. Берәүләр кием белән алдырырга маташса, Хәмдүнә Тимергалиева хәзер интернеттан чыкмый икән. Үз сүзен кистереп әйтүе белән дә танылу алган олуг җырчыбыз фонограммага авыз кыймылдатып торучыларга каршы көрәш ачкан. Алып баручылар шулай дип игълан итте. Шаяру булмасын да, аңа башкалар кушылсын иде! Хәмдүнә апабыз исә үзенең “Җомга”сын башкарды. Хит менә шундыйрак була! Һәрхәлдә, яшь җырчыларга кушылып җырлаучы күренмәде. Ә Хәмдүнә, Зөһрә, Идрис һәм Салаватларның дәрәҗәсен чамалар өчен алар янәшәсендә Айгөл, Илмира, Ринат һәм Мөнирләр дә булырга тиеш. Чама гына югалмасын. “Халык тыңлый бит”, – дип каршы төшүчеләр дә булыр. Кушканны гына тыңлаучылар да күп шул. 
 
Бер сулышта узган концертта Хәния Фәрхине дә искә алдылар. Күзләр яшьләнде, күңел моңсуланды. “Андый җырчы тагын чыгар микән?” – дип пышылдаштылар. Эльвин Грэйны да онытмадылар. Үзе чыгыш ясамаса да, исемен берничә тапкыр телгә алдылар. Нишләмәк кирәк, шоу-бизнес шулай куша. Бу кичәдә тагын бер гадәт бозылмады: иң соңыннан сәхнәгә Салават чыкты. Сүз уңаеннан, аңа һәм “мишәр брэнды” Фирдүс Тямаевка гына ике җыр башкарырга мөмкинлек бирелде. Хәерлегә булсын!
 
Концерт тәмамланганда телефонга хәбәр килде. Мәктәптә әти-әниләр җыелышы уздырырга җыенып йөриләр икән. “Татар теле дәресләре бетәргә охшаган. Кирәк икән, гариза язарга туры киләчәк. Аның урынына рус теле һәм математика сәгатьләрен укытачаклар. Безгә дә башкалар кебек эшлисе булыр инде. Татар теле дип баш ватасы юк”, – дип киңәш биргән бер баланың әнисе. Мондый киңәш белән яшәсәк, фәлән елдан татар концертына йөрүче булырмы? Җавап озак көттермәде: “Бүген дәресне алалар, иртәгә исемне алмаштырыйкмы?” Ә концерт тәмамлангач, “Пирамида” каршысында бер төркем татар халык җырын суза иде. Чыннан да, авыз тутырып үзебезчә җырларга вакыт!

Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.10.2017
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»