поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.01.2010 Сәясәт

КАВКАЗ ТАТАРСТАНЫ

Бу атнада Красноярск өлкәсенең элеккеге губернаторы Александр Хлопонин бик авыр уйлар кичергән булырга тиеш.

Күз алдыгызга китерегез, сез – Россиядә иң бай губернатор. 2008 елда керемнәрегез 634 млн 989 мең 470 сумны тәшкил иткән. Гаиләгезнең 9596 кв метрлык җир кишәрлеге һәм 677,7 кв метр мәйданны алып торган йорты бар. Бу әле ике «Мерседес-Бенц» S 600 и «Мерседес-Бенц» CL 65 АМG автомобильләре, «Харлей-Дэвидсон» мотоциклы һәм «Фантом-46» катерын исәпкә алмаганда. Иң якын дусларыгыз рәтендә олигарх Михаил Прохоров бар. Кыскасы, тормышыгыз ал да гөл. Шушы вакытта сезне Кремльгә чакырып алалар да: “Без сине Кавказга тәртип урнаштырырга җибәрик әле. Андагы хәлләр өчен син шәхсән җавап тотачаксың”, – дип тәкъдим итсеннәр әле. Баш тартмаслык тәкъдим бу. Чөнки президент кадәр Россия президентына кем инде: “Нишләп сез бөтен җаваплылыкны үзегездән минем өскә төшермәкче буласыз әле?” – дип әйтсен. “Миңа ышаныч күрсәткән өчен рәхмәт”, – дип кенә чыгып китәсе дә, өйгә чемодан җыярга кайтасы. Телевизор яңалыкларын караганда, Хлопонинның өстенә күпме җаваплылык төшерелгәнен Александр Геннадиевичның түбән иелгән башыннан һәм борчулы йөзеннән чамалап була иде инде. Бүгенге көндә Кавказда тәртип һәм тынычлык урнаштыруга караганда төньяк һәм көньяк котыпларын урыннары белән алмаштыру күпкә җиңелрәк тоела...

 

Хлопонин Дмитрий Медведев яныннан чыккач, Төньяк Кавказның Россиягә кушылмас өчен ярты гасыр дәвамында сугыш алып барганын уйлагандыр, мөгаен. Кавказ сугышы (1817-1864) тәмамлануга гасыр ярым вакыт та узмаган бит әле. Татар халкы тарихын искә алсак та, Казан ханлыгы алынганнан соң, Мәскәүгә бу кадәр вакыт кына җирле халыкны тәмам буйсындырып бетерү өчен җитмәгән. Юаш, күндәм, бердәм булмаган татар халкы турында сүз бара. Ә Хлопонин кызу канлы, курку белмәс, иминлеккә куркыныч янаганда бер йодрык булып туплана белә торган, шул ук вакытта берничә дистә телдә сөйләшә һәм үзара да сүзгә килә торган 18 миллионлы халыкны тыныч яшәтергә өйрәтмәкче. Бу төбәк үз үсеш закончалыклары белән яши сыман. Без аларны аңламыйбыз. Алар безне аңлап бетерми. Без бер илдә, ләкин бөтенләй төрле планеталарда яшибез кебек. Хәтерләсәгез, “Восток” батальонының элекке командиры Сүлим Ямадаевка һөҗүм булгач, ул Чечня президенты Рамзан Кадыйров һәм аның туганы Адәм Делимхановка “кан сугышы”н игълан иткән. Гадәтләрне үтәп, әлеге белдерүне Гудермес рухание Нурид-хаҗи Кимаев аша ясарга теләгән. Бу Кавказ халкының фикерләвен, нинди законнар буенча яшәвен азмы-күпме чагылдыра торган вакыйгаларның берсе. Аларда закон, конституция түгел, ә гореф-гадәтләр, аксакаллар хөкеме, ир сүзе күбрәк хәл итә. Совет елларында да Кавказ үз традицияләре белән яшәгән, гореф-гадәтләреннән баш тартмаган. (“Кавказская пленница” кинокомедиясен искә төшерегез.) Бу начар да, яхшы, дип тә әйтерлек түгел. Мәсәлән, урамнарны уен автоматларыннан чистарту өчен бездә күпме көч түгелде, законнар чыгарылды. Ә аларда аксакаллар “кирәкми, юньлегә түгел” дип кенә хөкем чыгарды да, бетте-китте. Андагы халык, андагы фикерләү бөтенләй башка шул. 

 

Кызык, әмма Мәскәү һаман да үз белгәнен генә эшли. Ингушетия Президенты Юныс­бәк Евкуров: “Төньяк Кавказ төбәген аерым округка аерып чыгару безнең өчен көтелмәгән хәл булды”, – дип әйтте. Димәк, бу хакта карар кабул иткәндә, җирле җитәкчеләр белән киңәшләшеп тормаганнар. Александр Хлопонин белән эшләячәкләре дә алар өчен яңалык иде.

 

Элек Кавказга патшаның “наместнигы” (хәзер криминаль жаргон сүзе – “смотрящий” кулланыла) итеп хәрби кеше куела иде. Хәзер исә Хлопонин кебек икътисадчы, хуҗалык белгече билгеләнде. Чөнки башта халыкны корал көче белән буйсындырдылар. Бүген исә кешеләрне тормышларын җайлап күндерергә телиләр. Кавказ ике Чечен сугышы, терактлар белән тәмам таланган. Халыкның эше, икътисадый чыганаклары юк. Шуңа күрә кемдер тауларга китеп боевик була, кемдер Мәскәүгә, Россиянең башка шәһәрләренә китеп эшкә урнаша. Көн саен диярлек теракт, канкоеш булган, хәтта республика җитәкчеләренә дә һөҗүмнәр ясалган төбәктә нефть чыгарылса да, анда, инвестицияләр кертеп, предприятиеләр төзергә атлыгып торучылар юк. Мәсәлән, Ингушетиядә эшсезлек 55 процентны тәшкил итә. Дагыстанда уртача хезмәт хакы – 7,5 мең сум. Төньяк Кавказда тулаем төбәк продуктын кеше башына исәпләсәң, бу сан Россиянең башка регионнары белән чагыштырганда 4 тапкырга кимрәк икәнлеге ачыкланачак.

 

Карнеги Мәскәү үзәгенең фәнни советы әгъзасы Алексей Малашенко Чечня, Дагыстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Черкес республикаларына һәм Ставрополь краеннан төзелгән Көньяк федераль округны куркыныч регион икәнлеген аңлатканда: “Нәтиҗәдә, Кавказ Татарстаны, хәтта аннан да катырак әйтим, исламостан, мөселманстан барлыкка килде”, – диде...

 

Уңышлар сезгә, Хлопонин әфәнде!


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 14 | 23.01.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»