поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.10.2017 Милләт

Минтимер Шәймиев татар теле турында үз фикерен белдерде

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 33нче утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанда дәүләт телләрен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телен укыту мәсьәләсен шәрехләде. Ул мәсьәлә уку-укыту процессына комачауламасын иде дигән теләген җиткерде.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итте.
 
“Быел без Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын, киләсе елга Россия Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Россия һәм Татарстан Конституцияләрендә язылган тиешле маддәләрне без үтибез. Уку-тәрбия процессына, төшенеп тә җитмичә, көтелмәгән һөҗүм ясау кемгә кирәк? Бу әхлакый яктан да дөрес түгел”, - дип фикерен җиткерде Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе.
 
Минтимер Шәймиев республика мәктәпләрендә төрле милләт кешеләренә түземле булуны еллар буена өйрәтәләр, дип билгеләп үтте. “Әйтерсең лә, белем һәм тәрбия бирүче укытучыларны, хәтта укучыларны махсус рәвештә сәясәтләштерәләр”, - дип белдерде ул.
 
“Минем теләгем: бу уку елында әлеге мәсьәләне кузгатмаска һәм алып барыла торган эшне дәвам итәргә. Бу конструктив карар булыр дип уйлыйм. Һәрвакыт уртак фикергә килдек. Педагогларның август киңәшмәсенә алга таба ничек эшләячәгебез турындагы стандартлар турында мәгълүмат әзер булырга тиеш. Хәзер нәрсә дә булса үзгәртү мөмкин түгел. 25 ел эшләдек, ә хәзер уку елы барышында җимерергә керешикме? Нәрсә булды һәм берничә ай эчендә нәрсә булачак? Үз чыгышында Владимир Путин рус теле торышына карата борчылу, шул ук вакытта туган телдә укытуны хуплавын белдерде. Нигә бу кыйбладан тайпылырга соң?” - дип йомгаклады Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»