поиск новостей
Көн мәзәге
  • Мин берәр кайчан балаларым туена киләчәкмен дә, табындагы җылы ризыкны ашамыйча нагетслар һәм чипсы сораячакмын.

Бүген кемнәр туган
  • 22 Июль
  • Хәмид Мөштәри (1900-1981) - галим
  • Тәлгать Галиуллин - галим
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
26.10.2017 Сәясәт

Разил Вәлиев: Милли мәгариф өлкәсендә мондый вәхшилекне күргәнем юк иде

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы 33нче утырышында Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев тә чыгыш ясады.

Бу хакта "Татар-информ" яза.
 
"Беркемгә дә сер түгел, бүген Татарстан мәктәпләре таяк тыгып болгаткан кырмыска оясына охшап калды. Сәбәбе бер генә – киләчәктә татар телендә укыту, татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү ничек булыр, гомумән, татар милләтенең язмышы кайсы якка таба борылыр? Бу мәсьәлә бүген ата-аналарны, укытучыларны, мәгариф хезмәткәрләрен генә түгел, республикада яшәүче миллионлаган кешене борчуга салды. Язучылар, мәдәният-сәнгать әһелләре даирәсендә генә түгел, кая гына барма, шунда тел мәсьәләсе турында ярсый-ярсый сөйләшәләр, безгә көне-төне шалтыраталар, хатлар язалар, имзалар җыялар, социаль челтәрләр аша мөрәҗәгать итәләр.
 
Югыйсә, Россия законнарында туган телләрне һәм республика дәүләт телләрен укыту мөмкинлеге турында бик ачык итеп язылган. Әмма ул законнарны гамәлгә ашыру механизмы Россия мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төгәл һәм җентекле итеп эшләп бетерелмәгән. Шул сәбәпле мәгариф системасында телләр укыту буенча аңлашылмаучанлыклар, буталчыклар килеп чыккан...
 
Шул төгәлсезлек аркасында бүген меңләгән укытучыларыбызның төн йокылары качты, бер гаепсез мөгаллимнәребезнең язмышы бүген кыл өстендә, аларны эштән китәргә, дәресләрен киметергә мәҗбүр итәләр, куркыталар, яныйлар...
 
Шушы яшькә җитеп, минем әле милли мәгариф өлкәсендә мондый вәхшилекне, мондый башбаштаклыкны күргәнем юк иде. Шушы көнгә кадәр минем прокурорларны эшкә җигеп, иң тупас рәвештә халыкны телсез калдыру өчен, аяусыз көрәш барганын ишеткәнем юк иде.
 
Урысның бөек мәгърифәтчесе Константин Дмитриевич Ушинский заманында: “Милли мәгариф системасы, милли мәктәбе булмаган милләтнең киләчәге юк”, – дип әйткән булган. Димәк, шулай итеп, кемнәрдер безнең халыкны киләчәксез калдырырга, үлемгә хөкем итәргә җыена микән әллә? Телсез, мәдәниятсез, сәнгатьсез бер милләтнең дә милләт була алмавы, әкренләп юкка чыгуы беркемгә дә сер түгел. Кеше гомеренә кул салу һәр җәмгыятьтә иң зур җинаять санала, ә шул ук кешеләрдән торган милләтнең язмышына кул салу – коточкыч җинаятьтер.
 
Ничәмә-ничә гасырлар буе канлы яулар, тарих афәтләре кичеп, патшасыз, дәүләтсез чакта да сакланып калган татар теле ни өчен әле менә бүген республикабыз аякка басып килгән чорда, юкка чыгарга тиеш? Без моның белән килешә алмыйбыз, без моның белән килешсәк, әби-бабаларыбыз, халкыбыз алдында җинаятьчеләр булыр идек.
 
Татар телендә иҗат иткән шигырьләре өчен 17 ел буе ГУЛАГ лагерьләрендә иза чиккән бөек татар шагыйре Хәсән Туфан иреккә чыккач, болай дип язган иде:
Гасырларны кичте, исән калды
Туган телебез булган бу алмаз.
Чабаталы чакта югалмады, – 
Татарстанлы чакта югалмас.
Югалмас!
 
Әйе, Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән, мең еллар буена буыннан буынга күчеп, сакланып килгән иң зур рухи байлыгыбыз – туган телебезне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру безнең изге бурычыбыз. Һәм туган телебезне, милләтбезнең рухын, җанын куркыныч астына куярга, аны кимсетергә һәм мыскылларга беркемнең хакы юк.
 
Мин кичә генә Дагыстан башкаласы Махачкалада нәкъ менә шушы мәгариф проблемаларына, милли мәгариф һәм телләр язмышына багышланган бөтенроссия киңәшмәсендә катнашып, чыгыш ясап кайттым. Россия Дәүләт Думасы оештырган бу киңәшмәдә катнашучы милли республика вәкилләре һәммәсе дә безнең кебек үк үз телләренең язмышлары өчен борчыла. Димәк, бу проблема бүгенге көндә бер безне генә түгел, һәммә халыкны да борчуга салган. Ә бу үтә катлаулы проблеманы куркыту-янау юлы белән түгел, ә түгәрәк өстәл янына утырып киңәш-табыш итеп бик саклык белән хәл кылырга кирәк иде.
 
Халык безгә бертуктаусыз мөрәҗәгать итә, сайлаучыларыбыз хәтта тел мәсьәләсендә республикада референдум үткәрүне дә таләп итәләр. Без – депутатлар, мондый шартларда авызыбызга су кабып, гаҗәпләнеп, баш чайкап кына утыра алмыйбыз.
 
Россия Конституция судының Татарстанның ике дәүләт телен – татар һәм рус телләрен бертигез күләмдә укыту турындагы законнары Россия Конституциясенә каршы килми, дигән карары бар. Тагын нәрсә җитми, тагын нәрсә кирәк?
 
Атаклы “Зәңгәр шәл” пьесасындагы зимагурларның “Чум, чум, закон безгә нипочум” дип җырлаганын хәтерлисездер. Ә безнең җәмгыять – зимагурлар җәмгыяте, безнең дәүләт – зимагурлар дәүләте түгелдер, ләбаса?
 
Шуңа күрә дә мин бу мәсьәләне бүгенге көн тәртибенә кертеп, аек акыл һәм сабырлык белән фикер алышырга, туган телебезне, милли мәгарифебезне саклап калу һәм аякка бастыру өчен, бергәләп гамәлләр кылырга чакырам. Без күпмилләтле республикада бер-беребезне хөрмәт итеп, дусларча килешеп яшәргә тиеш. Ә бер-береңне хөрмәт итү бер-береңнең туган телен хөрмәт итүдән башлана".

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы