поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.10.2017 Мәдәният

Супербабайлар ярышты

Өлкәннәр декадасы кысаларында оештырылган чаралар дәвам итә. Уразавыл мәдәният йортында районның социаль яклау бүлеге “Супербабай” конкурсын оештырды.

Кызыл Октябрь районы җирле үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов, мәдәният комитеты җитәкчесе Максут Яруллин, районның өлкән яшьтәге граж-даннарга хезмәт күрсәтү үзәге директоры Эмиль Муртазин, социаль яклау бүлеге белгече Фаилә Измайлова лаеклы ялда булган якташларын ихластан бәйрәм белән тәбрикләделәр, бәхетле тыныч картлык, корычтай сәламәтлек, бала-оныкларының хөрмәтендә яшәүләрен теләделәр, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр һәм декада кысаларында узачак кичәләр һәм чаралар  турында сөйләделәр.

Бәйрәм  сәбәпчеләен  котларга Уразавыл  балалар  бакчасы  балалары  да  килгән  иде.  Аны  озак түгел генә яшь, тәҗрибәле педагог Гөлнара  Нәвретдинова  җитәкли башлады.  Нәниләр  карт  буын вәкилләре  хөрмәтенә   шигырьләр сөйләделәр,  җырлар  башкарды-лар,  сәхнә  күренеше  күрсәттеләр һәм  авырмаска,  күтәренке  күңел белән яшәргә өндәделәр. Яшьләре аз  булса  да,  чыгышлары  оста  иде һәм  тамашачылар  аларга  кайнар алкышларын кызганмадылар.Конкурс  башланганчы  Уразавыда яшәүче, 50 ел бергә гомер иткән Максут  Атаулла  улы  һәм  Мәрьям Хәсән кызы Атауллинарга Рафаэль Нәбиуллович район администраци-ясе һәм Земство җыены исеменнән Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды,  аларны  чын  күңелдән бәйрәм белән тәбрикләде.Аннары  декадага  багышлап  игълан  ителгән  район  фотоконкурс нәтиҗәләренә  йомгак  ясалды. 

Иң  яхшылар  итеп  Яндавишчадан  Халидә  Бәдретдинованың, Өчкүлдән  Хаммәт  Хайруллинның һәм Мәдәнәдән Мөнир Кабировның эшләре табылган, аларга бүләкләр тапшырылды,  ә  эшләре  өлкә  конкурсына  озатылыр.  Конкурста актив  катнашкан  өчен  Зур  Рбишчадан  Һава  Әсфәндиярова  белән Уразавылдан  Максут  Измайлов  та бүләкләнделәр. Исегездә  булса,  үткән  елда «Суперәби»  конкурсы  уздырылды. Ә  быел  инде  игътибар  үзәгендә олы яшьтәге абыйлар булды.“Супербабай”  конкурсында  Яндавишчадан  Рушан  Бәдретдинов, Пашаттан  Җәфәр  Шаймәрдәнов, Чүмбәлидән  Мөнир  Аппаков, Семочкидан  Мөнир  Әббәсов, Мәдәнәдән  Равил  Салехов  катнаштылар.  Күбесе  өчен  бу  беренче  тапкыр  зур  сәхнәгә  чыгу  иде һәм  аларга  конкурска  әзерләнергә якыннары  булышкан.  Бергәләп алар  тормыш  юлларын  чагылдыр-ган  фотолар  һәм  яраткан  хоббиларын  сүрәтләгән  күргәзмә  әзерләп килгәннәр.  Мәдәнәле  Равил  Салехов  лаеклы  ялга  чыккач,  бакчачылык  белән  яратып  шөгыльләнә башлаган,  берничә  төр  бәрәңге генә  үстерә  икән,  ә  аның  хатыны чәчәкләр үрчетү белән мавыга. Конкурс  тәмамлангач,  кайбер  тамашачылар яшелчәләрнең экземплярларын орлыкка дип тә алып киттеләр. 
 
Ә иң мөһиме - ул бөтен эшне кулда эшләргә тырыша, сәламәтлек өчен яхшы,  ди.  Башкалар  да  үз  куллары  белән  үстергән  яшелчәләрен, җиләк-җимешләрен китергәннәр. Конкурсантларның чыгышларын район башлыгы Рафаэль Ильясов җитәкчелегендәге жюри бәяләде. Катнашучылар  мәкальләр  һәм халык  әйтемнәрен  әйтүдә  ярыштылар,  такмаклар  әйттеләр, хәрби  әзерлекләрен  һәм  биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Алып баручы  бабайларны  армия  елла-рын да искә алырга мәҗбүр итте. Алар  булышучылары  ярдәмендә бәрәңгене  вакытка  чистартты-лар  һәм  хәрби  хезмәт  вакытындагы  күнегүләрне  башкардылар.
 
“Супербабай” исеменә Семочкидан Мөнир  Әббәс  улы  Әббәсов  лаек булды. Башка бабайлар да төрле номинацияләрдә  җиңүче  дип  та-былды  һәм  грамота,  бүләкләр белән бүләкләнде. Аерым хуплау һәм  рәхмәт  сүзләренә  аларның булышучылары  да,  әлбәттә, лаек.
Тулаем  алганда,  чара  кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Кызганычка, тамашачылар  саны  аз  иде,  бәлки, күбрәк  реклама  ясарга  кирәктер. Авыл җирендә шундый чаралар еш булып тормый бит. Форсаттан  файдаланып,  без дә  олы  буын  якташ-милләттәш-ләребезне өлкәннәр  декадасы белән тәбриклибез. 
 
Автор фотолары.
 

Илнар САДЕКОВ
Туган як
№ --- | 26.10.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»