|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2017 Шоу-бизнес
Әбри Хәбриев татар теленә багышлап шигырь иҗат иткән (ВИДЕО)"Туган телне саклыйк" акциясенә бердәм кушылучылар көннән көн арта. "Татар радиосы" ди-джее, шоумен, "Рәвешләр" юмор театры артисты Әбри Хәбриев туган телебезгә багышлап мондый юллар язган:
“Үтерәбез, бетерәбезмени
Туган телне, анабыз телен?!
Татарларны күрә алмаганнар
Әзерлиләр телгә тик үлем!
Рөхсәтем юк! Тимә-кагылмагыз,
Сөйләмемнең нигез ташына!!!
Маңкортларның эше барып чыкмас,
Җитә алмаслар телем башына!
Горурланам ТАТАР булуымнан!
Татар булып яшим һәм үләм!
Туган телем, атам-анам теленең
Киләчәген балаларда күрәм!”
--- |
Иң күп укылган
|