поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.10.2017 Җәмгыять

Ветеранны хөрмәтләделәр һәм бүләкләделәр

13 октябрьдә Пашат мәчетендә авылның иң хөрмәтле кешеләренең берсен – сугыш һәм хезмәт ветераны Абдулваһап Абдулкадер улы Арифуллинны зурлап хөрмәтләделәр һәм 90 яшьлек юбилее уңаеннан кайнар котладылар, җылы теләкләр юлладылар, олы рәхмәтләр белдерделәр һәм чын күңелдән бүләкләделәр.

Җомга намазын укып, бәйрәм табыны артына утырышканнан соң, иң баштан сүзне, хуҗа буларак, Пашат авылы имамы, җирле мөселманнарның дини берләшмәсе рәисе Марат хәзрәт Салахетдинов тотты. Ул кыскача гына юбилярның тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырып үтте. “Абдулваһап абыйны 1944 елда армия сафларына алалар һәм 18 яшьлек егетне саперлык эшен үзләштерергә Ростовка юллыйлар.

Хәрби һөнәрен тиз арада өйрәнгәч, якташыбыз хезмәттәшләре белән фашист илбасарларыннан азат ителгән территорияләрне минадан арындыру эшендә актив катнаша. Аннары япон самурайларына каршы сугыша, шунда артиллерист та булып китә - 122 миллиметрлы авыр гаубица төзүчесе булып хезмәт итә.

Бөек Җиңүне каршылап, япон низагын уңышлы хәл итеп, Абдулваһап абый әле тагын 5 ел хәрби хезмәттә була һәм туган авылына 1950 елда гына әйләнеп кайта, кайта да баш-аяк колхоз эшенә чума – терлек симертү буенча зур уңышларга ирешә, күкрәген бизәп торган хәрби бүләкләргә ВДНХ медальләре өстәлә. Абдулваһап абый кайда гына эшләсә дә, үз вазифаларын намус белән башкара, үрнәк гаилә башлыгы булып тора, бүген авылыбызның рухи тормышында да зур роль уйный, - дип сөйләде Марат хәзрәт һәм өлкә Диния нәзарәте, җирле мәхәллә исеменнән хөрмәтле юбилярга Рәхмәт хатлары белән зур бүләк тә тапшырды.

Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән юбилярны махсус котларга һәм бүләкләргә килгән имам Марат хәзрәт Аршабаев Россия мөфтиләр советы рәисе шәех Равил Гайнетдин тарафыннан Абдулваһап абыйга адресланган котлау хатын укыды һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең “Казанышлар өчен” дигән истәлекле медален юбилярның күкрәгенә тагып куйды, аксакалның кулын кысып, аңа иң изге теләкләрен ирештерде, дин юлында һәм гадәти тормышта үрнәк өлгесе булып торганы өчен олы рәхмәтләр белдерде. Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов юбилярның узган хезмәт юлына, бүген алып барган рухи тормышына югары бәя бирде, киләчәк буынны патриотик рухта тәрбияләүгә керткән игелекле гамәлләрен ассызыклап узды һәм җылы котлау-теләкләрен юллап, Абдулваһап абыйга Россия президентының котлау хатын тапшырды, ә район хакимиятеннән Рәхмәт хаты белән бүләк бирде. Авыл башлыгы Наил Атауллин да юбилярны кайнар котлады, аңа изге теләкләр юллады һәм ихлас күңелдән бүләкләде.

Әйтергә кирәк, Абдулваһап абыйны чордашлары – мәчеткә йөргән кайбер намаз картлары да бүләкләделәр һәм тәбрикләделәр. Бу чараның тантаналы өлеше тәмамлангач, Пашат имамы кирәкле догасын кылып, кунакларны чәйгә керешергә чакырды, самовардагы күмер исләре белән бергә ашханә бүлмәләренә учакта әзерләнгән шулпа белән пылау исе дә салмак кына таралды. Бу мәҗлестән чыгып киткәчтен тагын пашатлылар өчен куанып куйдым - алар 90 яшьлек авылдашларын менә ничек зурладылар. Күп авылларда шушы яшькә җиткән агай белән апайларны җирле түрәләр өйләренә барып котласалар, кайберләрен, кызганычка каршы, бөтенләй онытып кую очраклары да булгалый. 


Олег ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 25.10.2017
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»