поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.10.2017 Мәдәният

Катнаш гаиләдә үскән җырчы Альбина Кармышева кеше гомерен татарча 100 сүз белән ачып биргән

Яшь җырчы Альбина Кармышева тумышы белән Мордовиянең Саранск шәһәреннән. Бик үзенчәлекле гаиләдә туып үскән. Әтисе Асым – татар, ә әнисе Галина – рус милләтеннән. Альбина Казанга укырга килгән. Хәзерге Казан федераль университетының музыка факультетында Миңгол Галиев классында белем ала. Татар телендә камил аралаша.

Туган телендә җырлар иҗат итә алуына сөенә ул. Бу көннәрдә аның “100 адым” җырына төшерелгән клибы да дөнья күрде.
 
- Альбина, бер җыр эчендә кеше гомерен тулысынча ачып бирә алгансың һәм моны бары 100 сүз ярдәмендә башкарып чыккансың. Әлеге җырның идеясе каян барлыкка килде?
- Дөресен генә әйткәндә, башкаларныкын кабатламый торган, үзенчәлекле җырлар язарга яратам. Ничектер кулыма  шундый 100 “сүз”ле рус тексты килеп эләкте. Татар телендә иҗат итеп карасаң ничек булыр икән дип уйладым. Популяр җырлар авторы Гөлфия Шакировага әлеге идеяне әйттем. Ул әлеге текстны татарчага тәрҗемә итте. Рус вариантында начар сүзләр дә бар иде. Без исә, яңа сүзләр өстәп, бик матур җыр тексты тудырдык.
 
- Әлеге җырга төшерелгән клипта бер-бер артлы рәсемнәр күрсәтелә. Аларның авторы кем?
- Клипны төшергәндә үземне күрсәтәсем килмәде. Бары минем тавышым һәм җырның эчтәлегенә туры килерлек рәсемнәр генә. Клипмейкер Илнар  Җиһангиров “төп геройдан башка булмый” диде. Рәсемнәрне атаклы композиторыбыз Салих Сәйдәшевның туганы, рәссам Иза Сәйдәшева ясады. Клипны карасагыз, җырның рәсемнәрдә ничек ачып бирелә алуын күрерсез. 
 
- Җырда “хушлашу”, “кайгы”, “хәсрәт”, “кабер” кебек моңсу сүзләр дә урын алган. 
- Әйе, моннан качу мөмкин түгел. Бу җырда кеше тормышында була торган вакыйгалар туганнан башлап, ахырга кадәр бирелде. Белгәнебезчә, кеше гомере шатлык-куанычтан гына тормый. Җырның көен үзем иҗат иттем. Эмоциональ яктан, аны башкару җиңел булмады. Гомумән, татарча җырлый алуым белән горурланам. Ничек булса да, татар телебезне саклап кала алсак иде.
 
- Концертларыңны кайчан күрә алырбыз?
- Алда ике концерт. Аларга әзерләнеп йөргән чагым. 7 ноябрьдә Саранск шәһәрендә,  9 ноябрьдә Казанда булачак. Бик кызык эчтәлекле җыр да әзерләдем. “Тутарка” дип атала.  Туган көнемә бүләк буларак ул җырга  клип төшердем. Барысын да сөйләп бетермим. Барыгызны да концертларымда көтеп калам. 
 
 
 
 
 


Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 25.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»