поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.10.2017 Хатлар

Артистлар ни кылана?

Карап-карап торам да, тагын бер карап куям, дигәндәй, бүген “сәхнә” белән “сәнгать” төшенчәсе бер-берсеннән тулысынча аерылып бетеп бара, ә менә “артист” белән “гайбәт” синонимга әйләнеп килә шикелле. Кайсы гына гәзит яки журналны, радио яки телевидениене карама (интернетын әйтеп торасы да юк) җырчыларны сөйлиләр, җырчыларны “чәйниләр”.

Элегрәк мин аларны ихластан кызгана идем. Бахырларың тыныч кына кибеткә кереп чалбар я булмаса күлмәк сатып ала алмый бит. Тирә-яктагылар танып ала да аю биеткәндәй һәр хәрәкәтен күзәтергә керешә дип уйлый идем. Бәлки элегрәк чыннан да шулай булгандыр әле ул. Әмма бүген артистлар кеше алдында күлмәк түгел трусик сайлап алырга да кыенсынып тормый-дыр. Күрмәгәннәр күрсен дип, яңа эчке киеменнән генә фотога төшеп, инстаграммга элеп куярга да күп сорамаслар. Мин йолдыз, ни кылансам да килешә диюләреме... Моңы белән бул-дыра алмагач, кыланышы белән халык игътибарын җәлеп итмәк булуларымы... 
 
Кызганычка каршы, бүген сәхнә җиңел акча эшләү урынына әверелде. Авыл клубында оештырылган кон-цертта өч тапкыр чыгыш ясаган бала җырчы булырга хыяллана башлый. Ике җыр яздырып, көн-төн телевидениедә әйләндереп алгач, гастрольләргә чыгып киткәннәрне күрмимени ул? Иң аянычы – аларга халык йөри! Яңалык эзлиме, билет-ларның атказанган, халык артистларыныкына караганда очсызрак булуы алдатамы, бел-мим. Хәер, халыкны да гаепләп булмый: көненә бишәр тапкыр телевидениедән бер җыр яңгырап торса, колакка кереп кенә калмый, аңга сеңә. Хәтта матур булып ишетелә башлый ул. Аңардан котылып булмый: әле берәр күренекле җырчының концертында килеп чыга, әле икенчесендә. Җитмәсә, рекла-малары тинтерәтеп бетерә.
 
Сәхнәгә үрмәләгән «вак-төяк»ләрнең үзләренә дә җиңел түгелдер инде ул. Шундый ук бер көтү яңа йолдызлардан ничектер аерылып “балкырга” кирәк бит. Талантың булса да, заманча алым саналган “очсызлы пиар”га мөрәҗәгать итәргә кала. Яшьләр арасыннан моның белән аеруча нык Элвин Грей мавыга булса кирәк. Әле “двойнигы” килеп чыга аның, әле Салават Фәтхет-диновны дуэльгә чакыра, әле Гөлназ Асаеваны кияүгә чакыра... Кыз да калышмый: журналист-ларның сорауларына серле җаваплар биреп, интриганы куертуга үз өлешен кертә. 
 
Йолдызларның күбәю галәмә-тедер инде: чын сәхнә осталары, дистә еллар тамашачы мәхәб-бәтенә күмелеп яшәгән моңлы җырчылар күләгәдә кала башлады. Ә яшисе, балкыйсы килә! Шуңа күрә алар да яшьләргә иярергә тырыша. Берсе инстаграмм ача, икенчесе гаилә хәлләрен урамга чыгарып чәчә. Концертларында сөйләгән-нәрен тыңлап торсаң, “Аллаһым” да “Ходаем”, “Аллага шөкер!” дә “Иншалла”. Бөтен артист динигә әйләнеп бетте кебек. Әмма шул ук вакытта кыланышлары белән шаккатырып та куялар. Намазга бастым дигән Айгөл Бариева мәсәлән, былтыр купальникта гына төшкән фотосын интер-нетка чыгарып шау-шу куптарды. “Беркемгә дә начарлык эшлә-мәдем бит”, – дип акланды үзе. Халык тәнкыйтьләгәч, бик борчылды, имеш. Тик аның артыннан фотоаппарат күтәреп йөгереп йөрмәгәннәр, ире өчен генә төшкән фотосын урлап интернетка чыгармаганнар иде... Бары тик эт чаба дип бет чаба...
 
Элеккеге артистлар өч тиен акчага, юл газабы белән берәр-икешәр ай гастрольгә чыгып китеп, халыкка хезмәт иткән. Ялангач фотосын күргән юк дип кенә, халык андый артистларның концертына йөрмәгән түгел бит, йөргән! Җырын, моңын ярат-каннар, үзләрен хөрмәт иткәннәр. Элек сәхнәнең биек һәм мактаулы урын икәнен, анда күтәрелеп иҗат итү зур мәртәбә булуын аңлаучылар яшәгәндер, күрәсең. Ә бүген артистларга карата хөрмәт бармы? Калмады бугай. Кем гаепле соң моңа?..
 

Эльмира ИБРАҺИМОВА
Өмет
№ --- | 25.10.2017
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»