|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2017 Шоу-бизнес
Айгөл Бариева елый-елый җыр яздырганШушы көннәрдә танылган җырчы Айгөл Бариева елый-елый яңа җыр яздырган. Гөлгенә Кәримова сүзләренә һәм Ландыш Шәрәфиева көенә иҗат ителгән “Улыма” дип аталган җырны башкару гына түгел, күз яшьләрсез тыңлап та булмый. “Әлеге җырны шагыйрә Гөлгенә Кәримова үзе тәкъдим итте. Беренче кат ишетүгә үк елый-елый тыңладым. Кызым бәләкәй чакта аның белән бергә “Ашыкма, кызым” җырын башкара идек, ә улыма багышланган җыр минем репертуарымда әлегә юк иде. Тиздән, 25 ноябрьдә улымның туган көне дә булачак, шуңа туры китереп тә әлеге җырны чыгарам. Аның үскәнен сизми дә калганмын. Хәзер аңа карыйм да, кечкенә чаклары искә төшә, шундый кайтарасы килә. Сагындыра. Бу җырның сүзләре дә үзәк өзгеч, көе дә күңелгә ятышлы итеп иҗат ителгән, шуңа да җырны яздыра гына башлыйм – тамакка төер утыра да җырлап булмый, елыйм. Берничә дубльдән соң гына яздыра алдык. Җыр тиздән әзер булачак. Киләчәктә аның популярлашып китүенә бик ышанам. Улым узган ел ук үзе театраль студиягә йөри башлаган иде. Быел аның бик зур уңышы – “Хәлимә” фильмында төп рольләрнең берсен башкару. Бу фильм тиздән кинотеатрларда күрсәтеләчәк, ул шулай ук “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивалендә катнашып махсус призга лаек булды. Улыма дәү әтисенең сәләтләре күчкәндер, киләсе елга мәктәпне бетерә, шул юнәлештән китәргә ниятли. Кызым исә быелны алтын медаль белән мәктәпне тәмамлап, үзе теләп, физика-математика юнәлеше буенча КАИга укырга керде.
Иҗатка сәләт аңа шулай ук күчкән: университетта “День первокурсника” концертын алып барды һәм үзе үк җырлады да”, — дип белдерде җырчы.
Җырчылар тормышы турында тулырак GONGTV каналы сайтында http://gongtv.ru
--- |
Иң күп укылган
|