поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.10.2017 Мәдәният

Казанда Наил Шәйхетдиновка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе була

28 октябрьдә 17.00дә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе була.

Чарада Наил Шәйхетдинов уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, аның истәлегенә шигырьләр, җырлар яңгыраячак, дуслары, хезмәттәшләре Наил абый турындагы хатирәләре белән уртаклашачак. Иҗади кичә Чирмешән районы хакимияте һәм якташлар җәмгыяте белән берлектә уздырыла. 
 
“Мин сәхнәдә рухани” дип аталган әлеге басманы журналист Илдар Кыямов туплады. Китап 5 бүлектән тора. Беренчесендә Наил абыйның туганнары, дуслары, авылдашларының истәлекләре китерелә. Алар мәшһүр артистның сабыйлык һәм үсмер елларын хәтердә яңарта, киң катлам укучылар әлегәчә ишетмәгән-белмәгән фактларны төшендерә. Икенче бүлектә Наил Шәйхетдиновның театр училищесында белем алган чорына бәйле язмалар урын алган. Өченче бүлектә атаклы артистның хезмәттәшләре Наил абый турында эчкерсез хатирәләре белән уртаклаша. Дүртенче бүлектә төрле елларда төрле басмаларда дөнья күргән мәкаләләр, әңгәмәләр һәм башка язмалар урнаштырылган. Бишенче бүлек Наил абыйның гаиләсенә багышлана. Басма күпсанлы фотолар белән баетылгын. 
 
Артист турында. Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.
 
Наил Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк саллы рольләр башкара: И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә — Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә”дә — Хәмзин, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин һ.б.
 
Аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр хас иде. И. Юзеевның  «Бөркетләр кыяга оялый»да Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә Габдрахман, Ю.Сафиуллинның “Әллә өйләнергә инде?”сендә Әхмәт, Х.Вахитның “Кияүләр”ендә Җамали, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”ында Гайфи, М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә” сендә Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым”ында Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Юныс хаҗи, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның “Эх,алмагачлары!”ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моңа ачык мисал булып тора.
 
Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.
 
Ул башкарган рольләрдә  һәрвакыт  актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында нәфислек, образларны нечкә  тоемлау һәрчак зур урын алды. Ул геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.
 
 

---
Тинчурин театры
№ --- | 24.10.2017
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»