поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
23.10.2017 Шоу-бизнес

Раяз Фасыйхов, Илсөя Бәдретдинова, Азалия Зиннәт, Илназ Баһ тамашачыны уйланырга мәҗбүр итте (ФОТО)

Узган шимбә - 21 октябрь көнне «Татар Радиосы» радиостанцияләр челтәре тамашачыларны көтеп алынган “Җанлы” концерт белән сөендерде.

Радионың хитларыннан гына торган әлеге концертта татар эстрадасының танылган җырчылары чыгыш ясады: Ришат Фазлыйәхмәтов , Фирдүс Тямаев, Иркә, Ландыш Нигъмәтҗанова, Раяз Фасыйхов, Хәмдүнә Тимергалиева, Илсөя Бәдретдинова, Закир Шаһбан, Идрис Газиев, Айдар Галимов, Салават һәм тагын бик күп артистлар.

16 ел дәвамында “Татар Радиосы”ннан яңгырый килгән популяр җырлар тере тавыш белән “Барс -Медиа” инструменталь ансамбленә кушылып башкарылды. Бу кичне “Пирамида”сәхнәсеннән 30 дан артык җыр яңгырады, һәм һәркайсына диярлек тамашачы кушылып җырлап утырды. Еллар белән сыналган җырлар инструменталь яңгырашта кабатланмас мөһит барлыкка китерә алды.

Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шәрифуллина, Закир Шаһбан, Идрис Газиев, Айдар Галимов, һәм әлбәттә, Салават тамашачы тарафыннан аеруча яратып, көчле алкышлар белән кабул ителде.
 
 
Инструменталь ансамбльгә кушылып “тере тавыш” ка җырлау артистларга сәхнәдә актив хәрәкәтләнергә дә комачау итмәде: Фирдүс Тямаев, Мөнир Рахмаев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, Айгөл Рәхимова рәхәтләнеп биеде. 
 
 
Раяз Фасыйхов, Артур –Марат,  Илсөя Бәдретдинова, Азалия Зиннәт, Илназ Баһ үзләренең лирикалары белән тамашачыны уйландырырга, хисләнергә мәҗбүр итте, концертка аерым бер сулыш өстәп җибәрде.
 
 
Гала-концертның алып баручылары ролендә Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова белән Татарстанның халык артисты, Г.Камал театры актёры Искәндәр Хәйруллин һәм “Татар Радиосы” алып баручысы - Айваз Садыйров белән Татарстанның атказанган артисты, “Голос” телепроекты финалисты Эльмира Кәлимуллина иде. Бу парлар кич дәвамында чиратлашып сәхнәгә чыга барды, кызыклы итеп шаярды, тамашачы белән “дусларча ”элемтә урнаштыра алды.
 
 
Гала-концертның режиссеры – республика һәмхөкүмәтконцертларының баш режиссеры, “Шарм” сәнгать театры җитәкчесе - Максим Сколозубов, сценарий авторы – Гөлназ Сәфәрова иде.
 
 
Җанлы музыка, таныш җырлар, татар эстрадасының иң якты йолдызлары, затлы алып баручылар – болар барысы да  “Пирамида”да аерым бәйрәм мөһите булдырырга ярдәм итте. Тамашачылар киләсе елга, киләсе “Җанлы” концертка  кадәр җитәрлек энергия алып кайтып китте!
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Барс-Медиа
№ --- | 23.10.2017
Барс-Медиа печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы