поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Июль
  • Чыңгыз Мусин (1934-2016) - шагыйрь
  • Зөлфия Вакказова - журналист
  • Рамил Курамшин (1947-2022) - баянчы
  • Бәян Гыйззәт (1918-1991) - язучы
  • Диана Сәфәрова - кино һәм арт - продюсер
  • Камил Монасыйпов - музыкант
  • Рушания Таһирова - актриса
  • Нәргиз Камалов - шоумен
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
23.10.2017 Милләт

Татар конгрессы туган телебезгә кагылышлы БЕЛДЕРҮ белән чыкты

Бөтендөнья татар конгрессы туган тел - татар телебезне саклауга кагылышлы белдерү белән мөрәҗәгать итте:

Соңгы вакытта Татарстан Республикасы мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуга бәйле рәвештә мәгариф органнарына басым көчәйде. Мәгариф тарихына күз салсак,  СССР таркалганнан соң, Татарстанда рус һәм татар телләренә бертигез дәүләт теле дәрәҗәсе бирелүе ничәмә еллар  милләтара  килешү һәм тынычлыкның нигезе булып хезмәт итте.Россия Федерациясе Конституциясе 68 маддәсенең 2 пунктында болай дип язылган: “Республикалар үз дәүләт телләрен билгеләргә хокуклы. Республиканың дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт оешмаларында алар Россия Федерациясенең дәүләт теле белән беррәттән  кулланыла”. РФ Конституциясенең 3 пункты түбәндәгеләрне бәян итә: “Россия Федерациясе үз халыкларына туган телен сакларга, аны өйрәнергә һәм үстерергә хаклы булуларын гарантияли”.

РФ Конституциясенең 68  маддәсендәге  3 пункт  Татарстан Республикасында татар теленең дәүләт статусын раслый һәм  татар халкына үзенең туган телен саклау, аны өйрәнү һәм үстерүгә турыдан-туры шартлар тудыра.

Шуны да өстәп әйтергә кирәк, илнең вәкаләтле органнары Россия Федерациясе Конституциясен дә,  Татарстан Республикасы Конституциясен дә якларга бурычлы. Татарстан Республикасы Конституциясенең  8 маддәсендәге 1 пунктында болай дип язылган: “Татарстан Республикасында тигез хокуклы булган татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып санала”. Һәм бу нигезләмә Россия Федерациясе кануннарына да һәм аның Конституциясенә дә каршы килми.

Соңгы вакытларда татар теле Республика мәктәпләрендә рус телен укытуга зыян сала дигән ялган уйдырмалар таратыла башлады.
 
Билгеле булганча,  дөреслекне ачыклау өчен нәтиҗәләргә күз салу да җитә.  2017 елда рус теленнән үткәрелгән Бердәм Дәүләт имтиханы күрсәткечләре Татарстан Республикасын, Мәскәү шәһәреннән соң, икенче урынга чыгарды. Соңгы елларда мондый югары күрсәткечләр елдан ел кабатлана.  Ә бу инде  татар телен  укыту рус теленә зыян сала дигән фаразны юкка чыгара.

Барыбызга да билгеле, Татарстан Республикасында татар һәм рус телләрен дәүләт теле буларак укыту Россия Федерациясенең мәгариф турындагы законына һәм федераль мәгариф стандартларына нигезләнеп башкарыла. Бу телләр республика мәктәпләрендә мәҗбүри өйрәнелә  торган фәннәр исемлегенә кертелгән һәм  алар Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган  дәреслекләр буенча укытыла.
 
Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасында  татар теленә карата оештырылган көчле басымга каршы булуын  һәм   туган телебезне Республика мәктәпләреннән  читләштерүгә карата катгый  ризасызлык белдерә.

Бөтендөнья татар конгрессы ата-аналарга һәм укытучыларга, мәгариф өлкәсе белән бәйләнеше булган һәркемгә мөрәҗәгать итеп, шуны белдерә: татар теле тирәсендәге бәхәсләр Татарстан  халыкларын милләтләре буенча таркатырга мөмкин. Бу, безнең иң зур байлыгыбыз булып торган бердәмлекне, халыклар татулыгын юкка чыгару булыр иде. Шуңа да Бөтендөнья татар конгрессы татарстанлыларны, мәгариф хезмәткәрләрен, укытучыларын һәм аларның әти-әниләрен ике телне дә хөрмәт итәргә өнди.

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстанның һәм Россиянең  конструктив иҗтимагый көчләрен илдәге тынычлык хакына  татар теленең дәрәҗәсен саклап калырга чакыра.

Татар теленең дәүләт статусын саклыйк!
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы