поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.01.2010 Юмор

ИКЕ ИКЕҢ БИШ БУЛА

КРЕМЛЬЧӘ СӨЙЛӘШҮ

 

Мәскәү телевидениесенең кайсы гына каналын ачсаң да, аннан пелт итеп Жириновский үзе, йә аныңча мәтәштерә белә торган Максим Галкиннар килеп чыга. Русия сәясәтенең иң кәттә шоумены буларак, Владимир Вольфович, билгеле, бөтен җиргә дә үзе генә өлгерә алмый, шуңа күрә аны, державаның баткак юлларында йөреп пычранган кирза итеген Һинд океаны суларында юып йөргән чакларында, юмористлар спецназы алыштырып торырга мәҗбүр. Шунсыз ярамый да, юкса, гомер бакый мәзәк тормышта яшәп, үзе дә мәзәкчегә әйләнеп беткән халыкта кабат җитдирәк тамаша, мәсәлән, ГыКыЧыПычылар кебек, «Аккош күле» балетын карыйсы килү теләге дә туарга мөмкин бит. Әйттем исә кайттым, анысын вакытлы-вакытсыз берүк күрсәтә генә күрмәсеннәр инде. Ә менә Жириновский һәм аның юморист коллегалары алмаш-тилмәш телевизордан берөзлексез сөйләп торганда, халыкның күңеле һәрчак көр, тамагы – тук, өсте – бөтен, күзе гел хикмәттә булачак. Чөнки, Жириновский авызы белән Кремль абзагыз үзе сөйләп тора, диләр ич. Күрәсең, белеп әйтәләрдер: югыйсә безнең тормышлар гел ул дигәнчә генә бармас иде.

 

Ләкин безгә барыбер дә үз Кремлебезнең сүзе – сүз. Мәскәү сүзен бик күп тыңладык инде. Тыңлый-тыңлый телсез, денсез кала яздык. Җитеп торыр. Безнең үз Кремлебез бар, безгә кеше Кремле кирәкми.

 

Ә инде Кремлең бар икән, димәк, аныңча сөйләп торучы депутатың да булырга тиеш. Юкса, аларны сайлап һәм сайлатып куюның бөтенләй дә хаҗәте калмас иде. Кызык, бездә Кремль булып сөйләү вазифасы кайсы депутатка йөкләтелгән икән?

 

Яшерен-батырын түгел, мин үзем, мәсәлән, бу мәсьәләдә өч депутатыбыздан аеруча нык шикләнәм. Чөнки алар, беренчедән, өчесе дә бик популяр. Икенчедән, халык үзләрен дә, сүзләрен дә һәрдаим күреп, ишетеп, укып тора. Өченчедән...

 

Шәт, сүзнең кемнәр турында барганын үзегез дә чамалагансыздыр инде. Әйе, нәкъ шулай: Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев һәм Роберт Миңнуллин җәнабләре хакында бара сүз. Өчесе дә коеп куйган оратор, сүз эзләп, кесәгә керә торганнардан түгел. Өчесе дә югары мөнбәрдән ана телендә генә чыгыш ясый. Ә безнең Кремльгә нәкъ шул гына кирәк тә! Путин үзе татарча сөйләп торганда – бигрәк тә.

 

Дөрес, үзбәк әйтмешли, Кремльчә гәп оруда Роберт Миңнуллинның, язучы-депутат коллегаларыннан аермалы буларак, зур бер өстенлеге бар. Ул халыкка әледән-әле күрсәтмәләр бирергә ярата. Нәкъ Кремльчә инде менә! Мәсәлән, аның «Яратыгыз!», «Бәхетле булыгыз!» дигән җырларын җырлап кинәнмәгән татар сирәктер. Ә бит уйлап баксаң, халыкны бәхетле итү Кремльнең дә төп максаты булып тора. Менә шуннан соң, безнең Кремльчә кайсы депутат сөйли икән, дип баш ватасы калмый инде...

 

ТАТАР БУГАЗЫ

 

Сез ничектер, җәмәгать, ә мин Мәскәү авызыннан «Татар бугазында кораб баткан» дигән хәвефле хәбәрне ишеткән саен сискәнеп куям, үземне гаепле сизә башлыйм. Ә андый хәбәрләр безгә, гөнаһ шомлыгына күрә, диимме, көн саен ук булмаса да, еш килеп ирешә тора. Менә шунда үзеңнең дә тамак төбеңә төер утыра, тынычлыгың югала, йокың кача, аппетитың бозыла. Хәтта, ирексездән, бу якты дөньяларга ник татар булып туганыңа тагын бер кат үкенеп куярга да туры килә.

 

Без бит инде болай да Рәсәйнең үсешен бик нык тоткарлаган халык. «Татар-монгол игосы» белән, диюем. Ә хәзер менә Татар бугазында әледән-әле кораблары әйләнеп каплана. Көннәрнең берендә анысын да безгә сылтамаслар, дип йә кайсыгыз кистереп әйтә ала?

 

Шуңа күрә безгә Татар бугазы мәсьәләсендә һич кичекмәстән ашы­гыч чаралар күрә башларга вакыт җиткәндер, җәмәгать. Кабат ул-бу килеп чыкканчы, аның исемен үзгәртүдән дә хәерлесе булмастыр, мөгаен. Моның өчен дөньяда яшәүче барлык татарлар исеменнән Дәүләт Думасына мөрәҗәгать юл­ларга кирәктер. Һәм бу хат-мөрәҗәгать туп-туры Жириновский әфәнде исеменә җибәрелсә, тагын да дөресрәк булыр кебек. Ни дисәң дә, ул бит милли мәсьәләләр буенча Рәсәйдә иң зур белгеч санала. Шунлыктан Думадагылар да, Кремльдәгеләр дә аның сүзеннән чыкмас, дип уйлыйк.

 

Ә инде Татар бугазын кем бугазы белән алыштырырга соң, дигәндә, анысын да бик җиңел генә хәл итеп була, минемчә. Әйтик, безнең ут-күршеләребез арасында татарның соңгы ыштанын салдырып кияргә әзер торучы кемсәләр аз түгел ич. Тотсыннар да кушсыннар шуларның берәрсенең исемен. Аларның да күңеле булыр, безнең дә тамак төбенә төер утырмас. Үзебезне гаепле итеп тә сизмәбез. Йокыбыз да качмас. Дөньябыз да түгәрәкләнер.

 

РКАИЛ – ГОРУР ЯҢГЫРЫЙ

 

Депутат булмаса да, Ркаилне белмәгән кеше сирәктер. Үзе шагыйрь, үзе язучы, үзе драматург, үзе журналист дигәндәй. Исеме дә бер ишетүдә истә кала торган, Гиннес китабына кертелергә лаек бердәнбер исем. Мондый исем хәтта Актанышта да очрамый. Өч сүз белән әйткәндә, Ркаил – горур яңгырый.

 

Ә соңгы вакытта ул кәттә сценарист буларак та нык танылып килә. Хәзер мәшһүр язучыларның юбилей кичәләре Ркаил язып биргән сценарийлар буенча гына үткәрелә. Ул тотындымы – кичәнең уңышлы чыгасына беркем дә шикләнергә җөрьәт итми. Хәтта Роберт Миңнуллин да. Чөнки тиздән аның үз юбилеен дә үткәрәсе бар.

 

Соңгы арада Ркаилебез Акмулла юбилеен үткәрү мәрәкәсе белән йөрде. Бусы хәтта аның өчен дә үтә четерекле эш булып чыкты. Ни дисәң дә, Акмулла берьюлы өч халыкның уртак шагыйре исәпләнә ич. Мондый чакта, билгеле инде, беркемне дә рәнҗетмәскә тырышасың, һәркайсына ярарга, һәркайсының күңелен күрергә туры килә. Бигрәк тә ут күршеләр алдында сүзеңне үлчәп әйтү кирәк, юкса алар Акмулланың асаба башкорт икәнен ник әйтмәдегез дип халыкара буза куптарырга да күп сорамас. Чөнки, башкорт галимнәре уйлап чыгарганча, Кол Гали дә Әйле ыруы башкорты икән ләбаса. Ә без моңарчы шуны да белми йөргәнбез...

 

Хәер, заманында Ркаил үзе дә чүттән генә өч халыкның уртак шагыйре булмыйча калган диләр ич.

 

Әйтүләренә караганда, Ркаил, бишек яшеннән чыгуга ук, фәһемле мишәр ябрәе буларак, телләр өйрәнә башлый. Пионер чагында инде ул чуаш, башкорт, урыс телләрен үз ана теледәй яхшы белә. Тора-бара шул телләрдә шигырьләр дә язарга керешә. Аның хәтта «Татар каны ага тамырда» дигән атаклы шигыре дә иң элек чуашча иҗат ителгән дигән хәбәрләр йөри. Үз чиратында ул, әлбәттә, урыс, башкорт телләренә дә аударыла. Әмма никадәр генә шәп шигырь тоелмасын, ни Өфедә, ни Шупашкарда, ни Мәскәүдә аны бастырып чыгарырдай гәзит-журнал табылмый. Хәзер инде ни өчен бастырмаулары аңлашыла кебек: «татар» дигән сүз генә харап иткән егетебезне. Әгәр «татар» урынына «башкорт», «урыс», «чуаш» дип сырларга онытмаган булса, бүген Ркаилебез дә, Акмулла кебек, өч халыкның уртак шагыйре саналып йөртеләсе иде бит. Хәер, Чуашстанның Комсомол районындагы Чичкан авылында яшәп яткан беркатлы малай ул чагында шигырьнең мондый ук нечкәлекләрен каян белеп бетерсен инде?

 

Ә менә «Татар каны ага тамырда» дигән шигырен Ркаил сәхнәләрдән әле дә булса сөйләп йөри диләр, чөнки ул аның яттан белгән бердәнбер шигыре икән...

 

БӘБИ НИ ДӘ, БЭБИ НИ?

 

Элеккерәк елларда, бездә секс юк, дип сөйләнсәләр дә, халык бу сүзгә бигүк ышанып җитмәде. Вәләкин «секс» дигәннәренең череп, таркалып баручы Көнбатыштан кергән импортный кәлимә икәнлегенә тамчы да шикләнмәде. Ул чакта әле секс-шоуларны да телевизордан ук күрсәтмиләр иде шул. Татар теленең халыкара абруе да хәзергечә югары түгел иде. Әйтик, мәсәлән, коммунистлар заманында, секс – татар сүзе, дисәләр, моңа Батулладан башка тагын кем генә ышаныр иде икән? Ә хәзер – ышаналар. Татар теле дөньядагы иң кәттә ундүрт тел арасына юкка гына кертелмәгән ләбаса.

 

Секс ул, бик беләсегез килсә, гап-гади сигез (8) саныннан яралып, тора-бара бар кыйтгаларны туганлаштырган кодрәтле сүзгә әйләнгән. Ә «8» үзе, ике боҗрадан хасил булып, берсе – ир-ат, икенчесе хатын-кыз җенесен белдерә. Шуңа күрә ЗАГСларга да, туй машиналарына да ике боҗра беркетеп куялар. Никахлашучыларның бер-берсенә балдак кидерешүе дә шул «8»ле галәмәте. Ике боҗра бергә кушылдымы – аннан секс-шоуга, ягъни шау-шулы кети-метиләргә дә ерак калмый инде. Нәтиҗәдә дөньяга бер-бер артлы бәбиләр аваз сала башлый. Дөрес, үзләрен бик культуралы санаган халыклар аны, бераз кыландырыбрак, бэби, дип әйтергә ярата. Әйдә, кыландыра бирсеннәр – бәби ни дә, бэби ни – барыбер түгелмени?!

 

Ләкин шунысы гаҗәп, татар теле яралганчы, ул культуралы халыклар секссыз да, шоусыз да, бэбисез дә ничек яшәде икән соң? Әле бит, өстәвенә, аларның «мама»сы да татар бәбиләре ими сораганда әйтә торган «мәми»дән килеп чыккан, дигән хәбәрләр йөри.

 

Юк, җәмәгать, безнең телебезнең авыл капкасыннан чыккач та кирәге бар әле. Ул тел безне Римгә дә, Парижга да, Истанбулга да, Лондонга да, Шанхайга да илтеп куячак. «Секс» дигән иң мәшһүр, иң аңлаешлы сүзне бөтен дөньяга тараткан халыкның теле ич ул сиңа!..


Газинур МОРАТ
Казан утлары
№ 1 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»