|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.10.2017 Фаҗига
Татарстанда туристлар автобусы әйләнеп капланган (ВИДЕО)Татарстанда Чистай районында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күкрүчеләрнең алтысы хастаханәдә кала, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Аларның берсе авыр хәлдә, өч пассажирның хәле уртача авырлыкта, икесенең хәле канәгатьләнерлек. Искәртеп үтик, “Татар-информ” Александровка бистәсе янында Удмуртия номерлары белән булган “Сетра” туристик автобусы юл кырыена төшеп киткәнлеген хәбәр иткән иде. Автобуста туристлар Самарадан Сарапулга кайта торган булган.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында 12 кеше хастаханәгә озатылган булган. Алты зыян күрүче хастаханәгә барудан баш тарткан.
--- |
Иң күп укылган
|