|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2017 Криминал
Күп сораулар биргән: татарстанлы газиз әнисен үтергәнӘлмәт районында яшәүчегә 15 елга ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Бу көннәрдә әнисе белән улы арасында бик каты ызгыш килеп чыккан. Йортына исерек хәлдә кайткан 32 яшьлек ир-атның уенда йокы кайгысы гына булган. Тик әнисе аның тынычлыгын бозып, әллә нинди сораулар бирә башлаган. Ыгы-зыгылы тормыштан һәм даими гаугалардан туйган ир бер мизгелдә пычак алган һәм әнисен яралаган. Алынган җәрәхәтләрдән аның гомере урында ук өзелгән, дип яза Әлмәт таңнары. Хәзерге вакытта җинаятьче тоткарланган һәм аңа 15 елга ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
--- |
Иң күп укылган
|