|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.10.2017 Фаҗига
Татарстанда зур янгында ике кеше тереләй янып үлгән (ФОТО)Нурлат районында шәхси йортта хатын-кыз һәм ир-ат янып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Янгын кичә кич Якушкино авылының Мәктәп урамындагы 25нче йортта чыккан, дип яза "Татар-информ".
Урынга “ Агроразвитие”, Сөләйман авылы, 125нче часть янгын сүндерүчеләре килгән. Аларны күршеләре каршылаган һәм эчтә хуҗа калганын җиткергән.
Ут капкан йорт һәм сарайны 27 минутта сүндергәннәр. Янгын калдыкларын актарганда 50 яшьлек ир-ат һәм 59 яшьлек хатын-кызның янган мәетләре табылган.
Йорт һәм сарай тулысынча янган, тулаем янгын мәйданы 80 квадрат метрны тәшкил иткән.
Янгынның беренчел сәбәпләре – тәмәке тартканда саксыз булу.
--- |
Иң күп укылган
|