поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.10.2017 Әдәбият

Татарстан Язучылар берлегендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды (ФОТО)

Татарстан Язучылар берлегендә Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәрендә яшәүче, татар әдәбияты классигы, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең истәлеген мәңгеләштерүдә зур эшләр башкаручы милләттәшебез Гирфан Бәхтияров белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды.

Сөйләшүдә Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова, Татарстанных халык шагыйре Ренат Харис, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүче галим Рамил Сарчин, журналист Римзил Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт катнашты.
 
 
Сөйләшү Фатих Кәримнең иҗатын өйрәнү, аның исемен мәңгеләштерү юнәлешендәге эшләр хакында барды.
 
Чыгышы белән Омск өлкәсенең Большеречье районы Яланкул авылыннан булган Гирфан Бәхтияров 1965 елда Багратионовск шәһәренә күчеп килә. Ул Фатих Кәримнең шул якларда һәлак булуы хакында ишеткән була һәм, килеп урнашуга, шагыйрьнең каберен эзли башлый. Гирфан әфәнде шул ук елны Фатих Кәримнең һәм аның белән бергә күмелгән ун солдатның каберен таба. Авыл зиратындагы бу каберлекне ул Багратионовск шәһәрендәге мемориаль комплексның Хәтер аллеясына күчерелүенә ирешә. Кабер өстенә зур булмаган һәйкәл дә куела. Еллар узып, һәйкәл шактый таушалганан соң, 2007 елда аны яңарту эшләрен башлап җибәрә. Яңа һәйкәл өчен кирәк булган 160 000 сум акча җыюны да үз өстенә ала. Һәм бу эшне уңышлы башкарып чыга. Гомум көч белән яңартылган һәйкәл 2007 елның сентябрендә тантаналы рәвештә ачыла. Гирфан әфәнденең һәм аның иптәшләренең тырышлыгы белән Багратионовск шәһәренең бер урамына Фатих Кәрим исеме бирелә. Шагыйрьнең тууына 100 ел тулу да шәһәрдә зурлап билгеләнә. Юбилей кичәсенә Татарстаннан һәм күрше-тирә төбәкләрдән кунаклар килә. Шулай итеп, Багратионовскта татарлар, сан ягыннан егермеләп кенә булсалар да, үзләрен шәһәр күләмендә танытып, татар дөньясын тоеп яшиләр. Бу эшләрнең  башлангычында Гирфан әфәнде Бәхтияров тора.  Кайсы якларга гына барып чыкмасын, Гирфан әфәнде халыкка Фатих Кәрим турында мәгълүмат җиткерергә омтыла.
 
 
Очрашу вакытында Язучылар берлеге рәисе  Данил Салихов: Гирфан әфәнде! Татарның Фатих Кәрим кебек герой уллары барлыгын дөньяга җиткерүегез өчен зур рәхмәт Сезгә. Казанга кайчан гына килсәгез дә –  Язучылар берлеге йорты сезнең өчен һәрчак ачык, бирегә үз йортыгызга кайткан кебек кайтыгыз. Безнең бу очрашуыбыз – тарихи очрашу. 2017 елның 17 октябрендәге бу түгәрәк өстәл артында сөйләшүебез безгә Фатих Кәрим  исемен мәңгеләштерү юнәлешендә  тагын да зур эшләр эшләргә этәргеч», - дигән сүзләр әйтте.
 
«Безне бирегә Фатих Кәрим чакырып китерде. Ул безнең йөрәгебездә, аның хакында барыбыз да нидер әйтә, шагыйри батырлыгына соклана ала. Фатих Кәримнең исемен яңгырату –  ул бер шагыйрьнең хатирәсен яңгыратып тору гына түгел. Ул татар халкының да, Татарстанның да, алай гына да түгел Россиянең  горурлык символы булган бер кешене дөньякүләм яңгыратып тору дигән сүз. Без һәрвакыт  Тукай белән, Җәлил белән горурланып торабыз, каһарманнарыбызны, алар аша халкыбызның зурлыгын, рухи байлыгын, горурлыгын күрсәтәбез. Фатих Кәрим  әнә шул горурлык символларының иң зурларының һәм яктыларының берсе. Фатих Кәримне, аның кебек каһарманнарыбызны, әдипләребезне күтәрәбез икән, аларны башка милләтләргә күрсәтерлек дәрәҗәдә олылыйбыз икән, бу – иң мактаулы эшләрнең берсе. Бу илебезне олылау дигән сүз. Бөтен гомерен Фатих Кәрим иҗатына багышлаган Зәет абый Мәҗитов бар иде, хәзер дә аның турында язучылар бик күп.
 
Татарстанда, Башкортстанда Фатих Кәрим исемен яңгырату бер мәсәлә, ә менә анклавта, Мәскәүдән дә меңнәрчә чакрым ераклыкта, күпер белән дә бәйләнмәгән бер почмакта яңгырату ул инде бик зур эш. Гирфан  әфәнде бу эшне мактаулы дәрәҗәдә башкара. Аңарга без бик  зур рәхмәтле. Әгәр дә шундый  энтузиастлар булмаса, Фатих Кәрим бу  дәрәҗәдә яңгырар идеме икән. Ә энтузиастларның бик кирәклеген үзебезгә гел искәртеп торырга тиешбез. Минем бер мәкаләмдә  язганым да бар – татарның һәрбер яшь шагыйрь онытыла башлаган берәр каһарманыбызны пропагандалый башласа, ни дәрәҗәдә үзе  баер иде һәм ни дәрәҗәдә халкыбызның рухын ныгытыр иде. Безнең алда  бик зур мәсьәлә тора. Бер елдан Фатих Кәрим тууга 110 ел тулачак. Безгә бу юнәлештә бик уйланган эшләр башларга кирәк», - диде очрашуда катнашкан Ренат Харис.
 
Очрашуда легендар язучының 110 еллык юбилеена башкарылачак кайбер зур чараларны тәгаенләү, Фатих Кәрим урамында язучыга һәйкәл ачу һәм әлеге урамдагы скверны яңартып, аны шигъри мәйдан итү, ул «Кыңгыраулы яшел гармун» ын язган госпиталь бинасында урнашкан 36 нчы номерлы мәктәптә музеен булдыру һәм башка бик күп чаралар хакында фикерләр әйтелде.
 
 
 Очрашу азагында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов  Гирфан Ташмөхәммәт улы Бәхтияровка  «Рәхмәт хаты» тапшырды.
 
Хатта:
«Хөрмәтле Гирфан Ташмөхәммәт улы!
Сезнең күпъеллык эшчәнлегегез – милләтебезнең үзаңын уятуга һәм ныгытуга, әдәбиятын, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә керткән фидакарь хезмәт үрнәге ул.

Татар әдәбияты классигы, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең истәлеген мәңгеләштерүдә Сез игелекле хезмәт башкардыгыз. Каһарман сугышчыларның каберләрен барлауда, Фатих Кәрим җәсаден Калининград өлкәсе Багратионовск шәһәренең Хәтер аллеясына күчерүдә һәм анда мемориаль ансамбль булдыруда, шулай ук шәһәрнең бер урамына Фатих Кәрим исемен бирүдә, шагыйрь иҗатын халыкка җиткерүдә бәһаләп бетергесез өлеш керттегез.

Сезнең әлеге гамәлләрегез өчен Татарстан язучылар берлеге бик рәхмәтле. Бу тырышлыкларыгыз үзегезгә саваплы әҗер булып кайтсын иде.
Бүген дә тынгысыз җанлы, милли гамьле ватандашыбыз булып калуыгызны телибез. Сау-сәламәт булып, илһамлы һәм бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын, эшләрегез уң булсын!» дигән сүзләр язылган.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»