поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.10.2017 Мәдәният

Казанда «Мәдәният бизәкләре» фестивале узды

XIX Дөньякүләм яшьләр һәм студентлар фестиваленең 48 ил вәкиле булган йөзләп чит ил делегаты Казанда узган «Мәдәният бизәкләре» фестивалендә катнаштылар. Биредә алар гарәп коллиграфиясенә һәм күз тиюдән саклаусы рус халык курчакларын ясарга өйрәнделәр.

«Мәдәният бизәкләре» фестивале кешеләрне берләштерә. Актив, безнең һәм үзләренең илләрендә туган проблемаларны чишәргә әзер торучы Дөньякүләм яшьләр һәм студентлар фестивале делегатларының килүе безне бик куандырды», — дип сөйләде «Мәдәният бизәкләре» III республикакүләм этноконфессиональ фестивале ачылышында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.
 
Фестивальдә Дөньякүләм яшьләр һәм студентлар фестивале делегатлары өчен милли ризыклар әзерләү, күннән өчпочмак ясау, чуаш хатын-кызлар баш киеме булдыру, керамикага сурәт төшерү — керәшен бизәге, мордва халык бизәкләре апликациясе, рус халык курчакларын эшләү, татар һәм рус халыклары баш һәм аяк киеменә бизәк төшерү, тозлы камырдан «Казан песие» магнитларын әзерләү, гарәп каллиграфиясе буенча мастер-класслар оештырылды. Шулай ук чит ил студентлары һәм Казан кунаклары өчен рус, татар һәм инглиз телендә барган концерт күрсәтелде, ә Татарстан халыклары вәкилләре иҗади чыгышларын тәкъдим итте.
 
Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортыннан рус, мари, удмурт, мордва, казах, таджик, грузин, әзербайҗан, әрмән, дагыстан, һинд, гарәп, белорус халыкларының милли-мәдәни автономияләре, шулай ук Африка студентлары Союзы вәкилләре чыгыш ясады.
 
Фестиваль барышында республиканың милли күптөрлелеге турында сөйләүче дини һәм мәдәни күргәзмәләр дә оештырылган иде: картиналар, шамаилләр, иконалар төшерелгән эшләр, Татарстан халыкларының иҗат кәсебе һәм һөнәре күргәзмәсе, милли костюмнар, сувенир продукциясе. Германиядән килгән делегат Мирза Мохсейнны, мисалга, барыннан да бигерәк татар халык аш-суы җәлеп иткән.
 
«Без көн саен өчпочмак һәм токмачлы шулпа ашадык — бик тәмле булды. Татарстанда ризыкның хәләл булуы, шулай ук мөселманнар һәм вегетарианнар өчен аш-су төрлелеге бай булу бик куандырды», — дип сөйләде Мохсейн.
 
Чараның оештыручылары: ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан митрополиясе.
 

---
Addnt.ru
№ --- | 16.10.2017
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»