|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.10.2017 Хәйрия
Ярдәм кирәк: Әти-әнисенең нигезендә ялгызы көн күрә ул...Ул балачакта башка малайлар кебек диңгезче дә, очучы да булырга хыялланмаган. Аның барлык өметләренә язмыш туганда ук киртә куйган. Физик мөмкинлеге чикләнсә дә, хыял канатларында ул үзе ясаган ак җилкәнле корабларда иксез-чиксез дөнья киңлекләрен гизә әле. Фәрит Гәрәевнең кул эшләре белән бер күргәзмәдә танышырга туры килгән иде. Үзе андый чараларга йөрми икән. Әле өенә баргач та, уңайсызланып китте. Әти-әнисенең нигезендә ялгызы көн күрә икән Фәрит. Зал ягында озын өстәлдә кораблары тезелеп киткән. Әйтерсең лә, алар диңгез дулкыннарына каршы көрәшергә әзер торалар.
– Әти вафат булгач, 2002 елда корабльләр ясарга тотындым. Сызымнарын һәм материалларын почта аша кайтартам. Җилкәннәрен Фәүзия сеңлем тегә, – ди ул. Бер корабны ясар өчен 3 ел вакыт сарыф итә икән. Ни гаҗәп, гади генә туңдырма таякчыклары да эшкә җигелгән: алардан корпуслары төзелә.
– Корабларны сорап килүчеләр бар, әмма мин сатарга түгел, үзем өчен ясыйм, – ди ул.
Фәритнең бу сәләтен Азнакай районының Әгер авылы клубы мөдире Илсөяр Габдрахманова күреп ала.
Мин авыру дип моңаеп, күңелен төшерми ул. Фотограф һөнәрен үзләштерү дә ярдәм иткән. Илсөяр Габдрахманова әйтүенчә, авылдагы барлык мәдәни чаралар аның фотоаппараты аша үткән. Азнакайда фотоательеда эшләп алган. Әмма аны япканнар. Әле дә: “Төшенкелеккә бирелмә!“ – дип юатучы, тәмле ашлары белән сыйлап китүче сеңлесе Фәүзия бар янында. Тымытыкта гына яшәгәч, абыйсы янына да еш килә.
Адәм баласының мөмкинлекләренә гаҗәпләнеп туймаслык. Бу кадәр нечкә эшне сау-сәламәт килеш тә теләсә кем башкара алмый. Ә балачактан церебраль параличлы кешегә никадәр осталык, түземлек кирәк!
Фәритнең шөгыльләре киңкырлы. Әнә шифоньер өстенә самолетлар коллекциясе менеп кунаклаган. Бакчасында яшелчә, чәчәкләр үстерергә дә һәвәс Фәрит. Энесе Фәнил белән умарта тоталар. Әтиләре Фәһим дә шундый тырыш кеше булган. Бәхет эзләп, Караганда якларына китеп, шахталарда күмер чыгарган, сагынуына түзә алмый, гаиләсе белән кире туган авылына кайтып төпләнгән, үз куллары белән һәр торган җирендә йорт җиткергән. Аның рухы балалары өчен шат булып ята торгандыр. Аеруча тормыш диңгезендә каршы искән җилләргә җилкәнен киң каерып алга баручы Фәрите өчен.
Фәритнең бер үтенече бар: корабларны саклар өчен тартмачыклар ясамакчы булган, тик органик пыяла табуы кыен икән. “Берәр мәрхәмәтле кеше ярдәм итсә, эшләгән эшләремне кадерләп саклар идем”, – ди ул.
Авыру егетнең күңелен күрергә теләүчеләр булса, 89872076910 телефон номерына шалтырата аласыз.
Резеда ШӘРИПОВА |
Иң күп укылган
|