|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2017 Мәдәният
Композитор Риф Ильясов вафатТатарстан Республикасы Композиторлар берлеге композитор, Казан музыка колледжы педагогы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Ильясовның вафат булуы хәбәрен раслады. Композитор быел 75 яшен тутырган иде. “Ул соңгы елларда йөрәк белән интекте. Реанимациядә булган. Кичә җирләнде”, - диделәр Татарстан Республикасы Композиторлар берлегендә, дип яза «Татар-информ».
Мәгълүмат өчен. Риф Вәҗетдин улы Ильясов 1942 елның 24 мартында туган. Казан музыка училищесының һәм Казан дәүләт консерваториясенең Халык уен кораллары бүлекләрен тәмамлаган. Укуын теория-композиция бүлегендә дәвам итеп, Л.З.Любовский, Р.Н.Белялов һәм Н.Г. Жиһанов классларында укыган. 1977 - 2009 елларда Казан консерваториясендә, 1995 - 2015 елларда Казан федераль университетының музыка факультетында укыткан. Музыка өлкәсендә 40 еллык педагогик стажы бар. Татар халык җырларын һәм халык уен кораллары өчен пьесалар эшкәртүдән башлап, концертлар, сюиталар кебек зур музыкаль әсәрләргә кадәр иҗат иткән. Аның “Әдрән диңгез” поэмасы Салих Сәйдәшев истәлегенә, “Белялов истәлеге” поэмасы – үз укытучысы Рафаэль Белялов истәлегенә багышлана. Риф Ильясов халыкның «Гөлнәзирә», «Әнисә», «Әпипә», «Алмагачлары», «Тәфтиләү», «Нәфисә», «Былбыл» кебек әсәрләрен халык уен кораллары оркестлары өчен эшкәрткән. Риф Ильясов йөзләп җыр авторы, «Шауласа кичен агачлар», «Көрсенмә син, әнкәй», «Буленсә дә безнең юлларыбыз» - шулар арасында.
--- |
Иң күп укылган
|