|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2017 Мәдәният
Җырчы Динара Рәхимнең икенче җыры дөнья күрдеШушы көннәрдә чыгышы белән Димитровград шәһәреннән булган, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студенты Динара Рәхим (Рәхимова)ның икенче җыры дөнья күрде. 20 яшен билгеләп үткән яшь җырчы үзенең тормышы һәм иҗаты турында әлеге әңгәмә барышында сөйләп үтте.
— Үзеңнең биографияңне сөйләп үт әле. — Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә туып-үстем. 8 яшемнән балалар музыка мәктәбендә укыдым. Шунда киләчәк һөнәремне дә музыка белән бәйләргә карар кылдым. Ульян өлкәсендә оештырылган төрле музыкаль бәйгеләрдә катнаша башладым. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керүем иҗади тормышымны тагын да тулыландырды: өлкән коллегаларымның тәҗрибәсе һәм татар эстрадасы артистлары белән якынрак танышам. — Нинди конкурсларда катнаштың?
— Мин Региональ, Россиякүләм, Халыкара конкурслар лауреаты…. (Соңгы конкурс — «Шәрык әкияте» Казанда июнь аенда узды.)
— Очрашып йөргән егетең бармы?
— Әлегә сер булып калсын.
— Күптән түгел җырың чыкты бугай?
— Бу – икенче җырым. Беренче җырым «Газиз әти-әни» дип атала. Аны башка бер кыз җырлага тиеш иде, ләкин җитди сәбәпләр аркасында ул музыка белән шөгыльләнә алмый. «Саклыйк мәхәббәтне» дигән икенче җырымны да бүтән җырчы башкарырга тиеш иде, әмма аның да планнары үзгәрде.
— Иҗат белән бәйле нинди кыенлыкларга юлыгасың?
— Мәсәлән җыр сайлаганда: миңа туры киләме-юкмы дип сайлыйм. Мелодия матур булсын дим. Җыр сайлаганда туганнарымның сүзенә колак салам. Татарча өйдә генә сөйләшкәнлектән, миндә “акцент” бар, хәзер якыннарым һәм дусларым сөйләмем буенча да ярдәм итәләр.
—Псевдонимың турында да әйтсәң иде. Башка вариантлар булдымы?
— Әлбәттә, Динара Рәхимова дип кенә дә калдырырга була иде, әмма минем шундый исемле тулы адаш-коллегам бар шул инде. Фамилияләребез рус телендә генә аерыла. Башка вариантлар да бар иде. Тик дусларым фамилиямне “кыскартырга” гына киңәш итте.
--- |
Иң күп укылган
|