|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.10.2017 Мәдәният
Камал театрында “Миркәй белән Айсылу” спектакле премьерасы була5, 6, 7 һәм 18 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә татар драматургиясе классигы Нәкый Исәнбәт пьесасы буенча “Миркәй белән Айсылу” спектакле премьерасы уза. Спектакльнең режиссеры Илгиз Зәйниев. Спектакльдә театрның барлык труппасы диярлек катнаша. Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектакле Камал театры өчен үзенчәлекле әсәр. Бер-берсенә булган ихлас хисләре авыл картлары тарафыннан илгә килгән корылыкның сәбәбе дип табылып, рәхимсез җәзаларга дучар ителгән Миркәй белән Айсылуның мәхәббәт тарихыннан тыш, пьесаның театраль сюжеты да бар. Спектакльнең 1936 елда режиссер Гомәр Исмәгыйлев, рәссам Сперанский сәхнәләштергән беренче куелышы театр тормышында зур әһәмияткә ия һәм мөһим роль уйный. Кызганычка каршы, шул вакытта башланган репрессияләр яшь, перспективалы режиссерны Казаннан китәргә мәҗбүр итә. 30 елдан соң әсәр кабаттан сәхнәгә менә һәм аны күптән түгел генә баш режиссер итеп билгеләнгән яшь Марсель Сәлимҗанов куя.
Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фикере буенча, нәкъ менә "Миркәй белән Айсылу" спектакле белән милли классиканы гәүдәләндерү принциплары барлыкка килә, сәнгать стиле формалашу һәм татар сәхнәсе реформаторы Марсель Сәлимҗановның триумфаль карьерасы башлана.
“Ярты гасыр вакыттан соң пьесага замандашыбыз, яшь режиссер Илгиз Зәйниев алынды. Әлеге әсәрне ул көнкүреш һәм тарихи аныклауга урын булмаган шигъри театр алымнары кулланып чишә һәм метафораларга, серләргә бай хыялый дөнья тәкъдим итә. Зәйниевнең спектакле - рухи бушлык һәм усаллык дөньясында һәлакәткә дучар ителгән яшьлек фаҗигасе турында”, - дип билгеләде Нияз Игъламов.
--- |
Иң күп укылган
|