поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
17.10.2017 Дин

Буа мәдрәсәсе ачылуга 212 ел тулуга багышланган конференция үтте (ФОТО)

14 октябрь көнне Буада мәдрәсә ачылуга 212 ел һәм аның совет чорыннан соң рәсми рәвештә эшли башлавына 20 ел тулуга багышланган россиякүләм фәнни-гамәли конференция үтте. Чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, аспирантлар, Буа районы администациясе вәкилләре, Буа мәдрәсәсе тарихы һәм Буа төбәгеннән чыккан мәгърифәтчеләр белән кызыксынучылар катнашты.

Мәчетнең беренче катында ир-атлар, икенче катында хатын-кызлар сәләмләүләр һәм докладларны тыңлады.

Конференцияне Буа мәдрәсәсе директоры, тарих фәннәре кандидаты Рәшид хәзрәт Маликов ачып җибәрде. Сәламләү сүзләреннән соң ул конференциядә катнашучыларны мәдрәсә тарихы һәм тормышы белән таныштырып узды.

"Аллага шөкер, 1997 елда бик авыр шартларда Буа мәдрәсәсе кабат үз эшен башлап җибәрде. Менә инде 20 ел дәвамында ул үсеп, үзенең файдалы эшчәнлеген алып бара",- диде ул.
 
Шушы вакыт аралыгында көндезге бүлектә 15 чыгарылыш оештырылып, уку йортын 282  шәкерт тәмамлый. Шуларның 44е дин өлкәсендә төрле дәрәҗәләрдә хезмәт куя.
 
Бүген мәдрәсәдә 10 мөгаллим, 5 хезмәткәр эшли. Көндезге бүлектә - 29, кичке бүлектә 96 шәкерт белем ала. Шулай ук читтән торып уку бүлегендә - 38, балалар өчен өстәмә белем бирү курсларында - 33, Коръән уку дәресләрендә - 37, мәчет каршындагы курсларда 21 шәкерт. Барысы бергә 254 кеше белем ала.
 
 Конференциядә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның сәламнәрен буалыларга аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тапшырды.
"Мөфтиебез сезнең мәдрәсә эшчәнлеге белән һәрдаим танышып тора. Әйтергә кирәк, сезнең өчен куанып яшибез. Алга таба да милләткә хезмәт итүдә зур уңышлар юлдаш булсын",- диде.
 
Рөстәм хәзрәт үз чыгышында гомумкешелек кыйммәтләренә дә басым ясап узды.
 
"Без - милләт балалары буларак, бер-беребезгә карата хөрмәтле булсак иде",- диде ул. - Безгә менә шул сыйфат җитеп бетми. "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дигән матур гыйбарә бар. Зират капкаларына да язып куйдык аны. Каберстанга баргач, шул сүзләрне укып, бакыйлыкка күчкән кардәшләребезнең каберләрен чистартабыз да, өйгә кайткач, якыннарыбыз турында онытабыз. Безнең милләтне ислам дине милләт икән. Безгә әнә шул гыйбарәнең беренче өлешен кулланылышка кертергә кирәк".
 
Чыгышының ахырында Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин динебез тормышында алгы сафларда бару һәм белем бирүдә куйган тырышлыклар өчен Буа мәдрәсәсенең директор урынбасары Габдрәүф хәзрәт Хисмәтуллинга һәм остазларына Рәхмәт хатлары, шулай ук укуда уңышларга ирешкән өчен шәкертләргә Мөфти стипендиясен тапшырды.
 
Конференциядә катнашкан  Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та  үзенгең чыгышында җыелган халыкны Буа мәдрәсәнең юбилей бәйрәме белән котлады.
 
"Буа төбәге - Яңарыш чоры, дингә ирек бирелгән заманнарда, мәчетләр салырга рөхсәт ителгәч, пионер булды, алдынгы сафларга чыкты",- дип башлады ул үз чыгышын. - Иң беренче төзелгән,  ачылган мәчетләр сездә булды. Шактый вакыт Буа районы Татарстанда иң күп мәхәлләле район булып торды. Дөрес, хәзер аны Кукмара белән Арча районы узып китте, чөнки анда авыллар күп. Әмма әле сезнең, буалылар, Мәскәүне көнләштерерлегегез бар. Мәскәүдә дүрт мәчет, ә сездә җидәү. Мәскәүгә әле сезне куып тотар өчен шактый тырышасы. Сез - Мәскәүне көнләштерерлек Буа! Дин юлындагы эшләрегез дәвамлы, халыкның иманы ныклы булсын",- диде. Мәдрәсәнең яңа биналары төзелешенә ярдәм итәргә кирәклеген аңлатып үтте. Мәдрәсә коллективына, шәкертләргә уңышлар теләде.
 
Кунаклар мәдрәсә белән танышты,  шулай ук Буа мөселман зиратында булып, әлеге уку йортына нигез салучы, белем бирүче остазларның, шулай ук атаклы татар дин эшлеклеләренең каберен зиярат кылып,  аларның рухына багышлап дога укыды. 
 
Бәйрәм тантанасы мул табыннар артында Буа мәдрәсәсе үсешенә Аллаһтан изге догалар кылынып тәмамланды.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы