|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.10.2017 Сәясәт
Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы"нда кунак булды (ФОТО, ВИДЕО)Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татар радиосы” студиясендә кунакта булды. Шул форсаттан файдаланып, бөтен республика халкына сәламен җиткерде. “Хәерле көн! Исәнмесез, кадерле дуслар! Чын күңелдән бүген сезнең белән аралашырга мөмкинлегебез бар. “Татар радиосы” белән танышабыз, бик матур, яхшы, яшь коллектив. Безгә – татар кешеләренә – барыбызга да үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк. “Татар радиосы” бу эштә зур өлеш кертә. Барыбыз да бергә булсак, без көчле булабыз. Исәнлек-саулык, уңышлар сезгә барыгызга да! Иң зур сәлам шул: исәнлек, тынычлык булсын республикада!” – дигән теләктә калды Рөстәм Миңнеханов.
Татар-информ хәбәр итүенчә, Президентның сәламләвеннән соң эфирга Салават Фәтхетдиновның “Мин яратам сине, Татарстан” җыры кушылды.
--- |
Иң күп укылган
|