поиск новостей
  • 14.01 "Көл" Камал театры, 19:00, 16+
  • 14.01 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 15.01 "Гөргөри кияүләре" Камал театры, 19:00, 12+
  • 15.01 "Күрәсем килгән иде…" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 15.01 "Матурлык" Кариев театры, 18:30. 12+
  • 16.01 "Мәхәббәт FM" Камал театры, 19:00, 12+
  • 16.01 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 17.01 "Рәшә" Камал театры, 19:00. 16+
  • 17.01 "Гомер буе сине көтәм" Тинчурин театры, 18:30. 16+
  • 18.01 "Бичара кыз" Камал театры, 17:00. 12+
  • 18.01 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 17:00. 6+
  • 19.01 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 18:00. 12+
  • 19.01 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17:00. 6+
  • 19.01 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18:00. 12+
  • 21.01 "Ситса туй" Камал театры, 19:00. 16+
  • 21.01 "Полиционер" Тинчурин театры, 18:30. 16+
  • 21.01 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18:30. 12+
  • 22.01 "Әлфия Авзалова / Мәңгелеккә юл" Камал театры 19.00. 12+
  • 22.01 "Назлы кияү" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 22.01 "Куркак Батыр" Кариев театры, 13:00. 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Гыйнвар
  • Гали Акыш (1918-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь
  • Азат Абитов - җырчы
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
  • Казанда Мәүлетов урамында урнашкан мәктәпкә ишегалды җыештыручы (дворник) кирәк. 89172935717
  • Сыер сую планлаштырыла,кирэк кешелэр тубэндэге телефонга мэрэжэгать итегез 8-927-043-74-36
  • Казанда, Горки бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,9 кв.метр) Телефон: 89046641669 (ватсапка язсагыз иде)
  • Казанның Яңа Савин районыннан, АРТ-Сити яки ДРКБ тирәсендәге торак комплекслардан бер-ике бүлмәле квартира снимать итәсе иде. Вариантлар булса, түбәндәге номерга языгыз әле, зинһар. Без посредников, хуҗадан кирәк иде. 89272497983
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК “Горки 7А”, бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89046641669 (ватсапка язсагыз иде)
  • 2 булмэле фатирны тэртипле гаилэгэ арендага бирэм. Мебель бар. ЖК Салават купере. 89509488227 собственник. Риелторлар тыкшынмагыз!!!
  • №52 гимназиягә җыештыручы кирәк. (Казан шәһәре, Гарифьянов ур, 7) Элемтә өчен телефон: +7 917 900-40-54
  • Казанның Авиатөзелеш районында бер бүлмәле квартира яки гостинка снимать итәргә иде. Тәртипле яшь гаилә. Вариантлар булса, шалтыратыгыз, зинһар. тел.: 89179068047
Архив
 
16.10.2017 Әдәбият

"Тәрәзәдән йөрикме яулаганда ирекне?" Дамир Нуриәхмәтов шигырьләре

Дамир Фәтхрахман улы Нуриәхмәтов 1961 нче елның 7 нче сентябрендә Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. 1978 нче елда 3нче Арча урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын Арча автотранспорт предприятиесендә слесарь булып башлый.

1979-1981 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, колхозда башта - шофер, аннан газ хезмәте буенча слесарь булып эшли. Күп еллар авылында кырчылык бригадасын җитәкли. Газ операторы булып та эшләргә туры килә аңа.
 
Мәктәптә укыган чакта каләм тибрәтә башлый. Шигырьләре 2000нче елларда Арча район газетасында дөнья күрә.
 
“Мин шигырьләрне күп язмыйм. Дөресрәге, язылганның аз өлеше генә үземә ошый.Үзеңә ошамаган әйберне ничек инде укучы хөкеменә чыгарасың? Мин үземне шагыйрь дип түгел,ә алардан үрнәк алучы дип саныйм”, - дип яза Дамир үзе.           
 
Китап авторы,“Ызандашлар” төркеме әгъзасы.
 
Мин бит Тукай якташы

Төбәлгән Кырлай ягына
Татар дөнья карашы.
Бәхетле тоям үземне-
Мин бит Тукай якташы.

Мизгелдәй узган гомерне
Мәгънәле ит, яшәп кал.
Якты эз калдыр тарихта,
Тукайдан син үрнәк ал!

Бөек Тукай әсәрләре-
Халкымның хәзинәсе.
Даһи исемең алдында
Килә башым иясе.

Тукай - безнең маягыбыз,
Тукай-безнең юл башы.
Горур тотамын башымны-
Мин бит Тукай якташы.
 
Безнең Арча

Кай тарафтан килсәң дә,
Колачын ул киң ача.
Изгелектә булса ният,
Кунакчыл безнең Арча.

Тау өстендә балкый Арча,
Түбән җәйри Казансу.
Су буйларын бер иңлә,
Булса күңелең ямансу.

Мәгърифәт нуры биредә,
Иҗат рухы мәңгелек.
Дан җырлый Казан артына
Бөек Тукай иң элек.

Саклап килдең шәһрилегең
Күпме гасырлар аша.
Яза яңа сәхифәләр
Чал тарихлы яшь Арча.

Анага мәдхия

(Бөек Ватан сугышында дүрт улын югалткан Һәдия әбием Зәйнуллинаның якты истәлегенә багышлыйм)

Кара болыт булып явыз дошман
Ябырылгач туган якларга,
Күтәрелде бердәм барча халык
Ватан азатлыгын сакларга.

Бер-бер артлы озатты ана
Яу кырына газиз улларын,
Сизде микән шулчак күңеле
Очрашулар насыйп булмавын.

Тукталгандай була икән вакыт
Өмет өзми зарыгып көткәндә,
Төннәрен дә сикереп торды ана
Тәрәзәгә җилләр чирткәндә.

Соңгы күз яшьләре кипте күптән,
Сагыш тулы тойгы-уйлары.
- Кичер,әнкәй, бераз соңладык ,-дип,
Кайтып керер кебек уллары.

Ничә кабат алып укылгандыр
Сандыктагы солдат хатлары.
Тынды туплар, сугыш бетте күптән,
Тик уллары гына кайтмады.

... Мәрмәр ташка уелып исемнәре
Һәйкәл булып кайтты уллары.
Иркәли җил чәчәк бәйләмнәрен
Сыйпый, гүя, ана куллары.
 
Тетрәнү  

"Йомшаккаем", диеп,сөя, иркәли
Керпе дә бит газиз баласын.
Әти-әни исән була торып,
Сабый нигә ятим кала соң?

Итәк тутырып бала үстергән,
Төн йокысыз баккан ана да
Каршы ала нигә гомер көзен
Картлар йорты дигән бинада?

Купшы сүзләр сөйләп шапырынып,
Лаф органчы биек мөнбәрдән,
Кочакларга алыйк ятимнәрне
Күз яшеннән лычма мендәрдән.

Наздан үргән җылы ояларда
Сабый чагы үтсен баланың.
Өйнең күрке алар,урыннары
Түрдән булсын әби-бабайның.

Коточкыч хәл, онытылып бара
Миһербанлык дигән төшенчә.
Җиргә туу - иң зур бәхет,
Лаек булып яшик – кешечә!

Күбәләк

Ялгыз өйдә тәрәзәгә
Бер күбәләк бәргәләнә.
Кыйшайса да йорты,
Пыяла нык- бары канат уала.
Әйтә кебек күбәләк:
-Тотынсак без бергәләп,
Чыдар микән пыяла?
...Тәрәзәдән йөрикме
Яулаганда ирекне?
Чордашларыбыз күптән
Кол булуга күнеккән.
Алар шул аңлый алмый-
Ник шаулый ул,
Ни даулый?
Аңа гына ни кирәк,
Анда гына ашкын йөрәк...
Баш өстендә бар түбә,
Караңгыда бары да тигез.
Шул пыяла аша
Җаны күккә ашар.
Өзми өмет күбәләк...
Тик... нык пыяла -
Бары канат уала...
 
Сөю кышы

Зәңгәр күктән яуган ап- ак карлар
Сизә микән язын эрисен.
Саф сөюләр төренеп аклыкка
Килә иңсен диеп телисем.

Шаян буран юри күмеп киткән
Синең карда калган эзләрең.
Кар диңгезе аша таптым юлны
Адаштырды бары тик күзләрең.

Кар көртенә кереп поскан җилнең
Тынып калды дәртле ташкыны.
Сөю җырын отып бер җилкенгән
Күңел һаман сиңа ашкынды.

Күкләрдәге сөю алиһәсе
Яшь парлардан әллә көнләшә.
Тик шулай да энҗе бөртекләрен
Бәхет теләп мулдан өләшә.

Дамир НУРИӘХМӘТОВ
Матбугат.ру
№ --- | 15.10.2017
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе