поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.10.2017 Җәмгыять

"Пистолет тоткан баланы күреп, ике күзе дүрт була"

Сугыштан соңгы еллар. Шалтыда (Баулы районы) яшәүче Зиннурга ул вакытларда 6 яшьләр чамасы була. Бөтен илдә, бөтен җирдә һәм бөтен авылларда да малайлар бер төрле булалар. Аларның җитмәгән җирләре, күрмәгән нәрсәләре, тикшермәгән әйберләре юк. Зиннур да шулай күп белергә, күргән нәрсәсен тотып карарга ярата.

Шулай көннәрдән бер көнне ул урамда уйнап йөргәндә, Хөппиҗан әбиләр тыкрыгына килеп чыга. Тыкрыкта, малайның күзе Хөппиҗан әбинең бәрәңге бакчасын әйләндереп алган читән янындарак, җирдән чак кына чыгып торган чүпрәк кисәгенә төшә. Балага барысын да белергә, тотып карарга, тикшерергә кирәк. Зиннур да чүпрәкне тарта башлый. Ул чүпрәк кенә түгел, ә төргәк икән. Кечкенә булса да, киноларда күргәне бар, чүпрәк эченнән пистолет килеп чыга. Зиннур моның уенчык кына түгел, утлы корал икәнен белә. Пистолетны чүпрәктән сүтеп ала да, аны кулына тотып, урам буйлап китә. Карый, каршысына бер абый килә.
 
– Абый, шикәр бир, шикәр бирмәсәң, мин сине атам, – ди Зиннур.
Авылдаш абыйның пистолет тоткан баланы күреп, ике күзе дүрт була. Ялгыш тәтесенә басса, беттең дигән сүз. Тактадан кисеп ясалган, аннан кара буяуга буялган да түгел, чып-чын пистолет бит. Патроннары бармы-юкмы, анысын агай белми бит әле.
– Бирәм, бирәм, балакаем, берне түгел ике шакмак шикәр бирәм, – ди теге абый.
– Бир!
– Бирәм дидем бит инде. Бирәм.
–Тизрәк бир, бирмәсәң, атам.
– Атма инде, мин бит үләм.
– Шикәр бир.
– Минем бит әле кесәмдә шикәр юк, әйдә безнең өйгә кайтабыз. Безнең өйдә шикәр бик күп. Мин сиңа күп итеп шикәр бирәм.
– Чынлапмы?
Зиннурның йөзе яктырып китә.
– Чынлап әйтәм, мин сиңа әллә ничаклы шикәр бирәм, – ди абый кеше. Үзе акрын-акрын гына Зиннурга якынлаша.
Тиз генә күп шикәрнең хуҗасы булу шатлыгыннан Зиннурның уяулыгы югала. Теге агай Зиннурга якын ук килеп, аның кулына нык кына сугып җибәрә дә, Зиннурның кулындагы наганы очып барып җиргә төшә. Агай пистолетны ала һәм:
– Малай актыгы, колагыңны борырмын, югал күз алдыннан, – дип, китеп бара.
 
Зиннур үзенең беркатлылыгы аркасында нагансыз да, шикәрсез дә кала.

Лилия ВӘЛИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 15.10.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»