поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.01.2010 Матбугат

ЯЛЕ, ТАНЫП КАРАГЫЗ! (“АКЧАРЛАК” ЖУРНАЛИСТЛАРЫНА ПАРОДИЯЛӘР)

“Матбугат.ру”да кунакта “Акчарлак” газетасы. Андагы журналистларының теле бүтәннәрнекенә охшамаган. Кайбер авторларны беренче җөмләдән үк танып була. Әгәр ышанмыйсыз икән, тикшереп карагыз. Сезнең алда өч мәкалә. Аның берсен Эльмира Флүн, берсен Искәндәр Сираҗи, берсен Габдерәхим язган. Кайсы язма кемнеке икәнен бик җиңел беләчәксез.


 

 

 

БЕРЕНЧЕ ЖУРНАЛИСТ

Беркөнне кесә телефоным шалтырый. Казанның Кавалский урамы, 69 йортта яшәүчеләр икән. “Тизрәк кил, соңгы өмет синдә!” – диләр. “Нәрсә булды, ник шыңшыйсыз?” – дим. “ЖКХ начальнигы Бәтиевкә түзәр хәл калмады, бездән җыелган акчаны туздырып ята. Инде капиталь ремонтка дигән акчага ишегалдына кар бабайлар ясап куйды”, – ди бер әби елак тавыш белән. Иң кыю журналистлар – Руслан Хөснетдинов вә Сиринә Сәләхиеваны ияртеп шундук юлга кузгалдым. 

Мин килеп җиткәндә 69 йортның ишегалды халык белән тулган, мине генә көтеп торалар иде. Баксаң, биредә РФ Торак Кодексының 777 маддәсе бозылган икән, ягъни, это самое, капиталь ремонтка дигән акчага кар бабайлар ясалган. Иптәш Бәтиев исә мине күрүгә өр-яңа “Москвич”ына кереп бикләнде. Ошбу фәкыйрегез дә аптырап калмады, җилкәсеннән сөйрәп халык алдына чыгарып бастырдым мөртәтне. “Син, иптәш журналист, кысылма инде, үзебез генә хәл итәрбез”, – дигән була. Кысылмыйммы соң! Халык акчасына “Москвич” алган әрәмтамакка җәзаның иң зурысы булырга тиеш! Бу эшне болай гына калдырмаячакмын әле! Кирәк икән, тагын биш-алты журналист ияртеп килермен – бөтен Татарстанга шәрран ярачакбыз! Кайтуга ук Президентка, Татарстан прокуроры Кафил Әмировка хат юлларга җыенам! Кыскасы, бу эшне шәхси контролемдә тотачакмын! Бәтиевне, һичшиксез, манчыячакмын! 

ИКЕНЧЕ ЖУРНАЛИСТ 

Мин һәрвакыт командировкага Актаныш районы Апач авылына барам. Фәкать Апачта гына “Акчарлак”  укучылары өчен  кызыклы, гыйбрәтле хәлләр булып тора. Әле кичә генә шул авылдан кайтып төштем һәм итегемдәге карны да какмыйча, язарга утырдым. Ә, юк, башта төне буе йоклый алмый ятканмын икән әле. Андагы гыйбрәтле хәлләрне уйлап.  

Журналист кем ул сезнеңчә? Минемчә ул – халык мәнфәгатьләрен яклаучы, аларны борчыган проблемаларны күтәрүче, халыкка ни кирәген тоеп, эчкерсез йөрәге аша үткәрә белүче. КДУның журналистика факультетында укыганда безгә шулай дип өйрәттеләр. 

Ә менә Апачта яшәүче Кыеккулов Ч. Ч. журналистика факультетында укымаган, укыган булса, колхоз идарәсе каршындагы бердәнбер чыршыны кисеп алып кайтмас иде. Искитмәле, котчыкмалы, шаккатмалы хәл! Моның турында ишеткәч, башым әйләнеп китте, йөрәгем авыртырга тотынды, гөрселдәп җиргә аудым. Ничек инде, үз авылыңның кадерле ядкарен харап итәргә була? Ничек инде йөрәгем авыртмасын, мин дә шул авылныкы бит… 

ӨЧЕНЧЕ ЖУРНАЛИСТ 

Мине Кар кызы итеп куйдылар. “Акчарлак”тагы Яңа ел кичәсендә. Бүлмәгә керүем булды, ап-актан киенгән куянкайның аягына китереп тә бастым. Аһ, бу куян булып чыкмады! Бу бит иң яшь, иң сылу журналист кызыбыз Алсу! Чибәр кыздан гафу үтенеп, аны кочаклап үптем дә, юлымны дәвам иттем. Менә кулым кемнеңдер гәүдәсенә орынып китте. Борылып карасам, каршымда яшь, талантлы шагыйрь Рифат Сәлах! 

– Рифат, син саф егетме? 

– Аңламадым... 

– Кызлар кулы тотып караганың бармы дим? 

– Әйтмим. Сиңа әйтсәң, әллә ниләр язып чыгасың. 

– Әйт инде... 

– Әйтмим дидем бит! Карале, нигә миңа бәйләнәсең, ә?  

– Синең турында: “Шигырьләрен ашаганда яза икән”, диләр. Дөресме? 

– Юк!  

– Каян чыккан сүз икән соң ул алайса? 

– Син уйлап чыгарган сүз. 

– Сине берьюлы өч кыз белән йөри дип сөйлиләр… 

– Дөрес түгел! 

– Нигә алай дип әйтәләр икән соң? 

– Беркем алай дип әйтми, просто синең кызык мәкалә язасың килә, шуңа теләсә нинди сораулар бирәсең. 

– Ә синең размерың…  Аяк киеме размерың…  

– Юк!!! Ә менә анысы турында язарга кирәкми. 

– Ничек алай була соң инде ул?.. 

Яңа ел кичәсе дүрт сәгать барды. Күңелле. Өйгә кайтырга вакыт. Кыш. Саф һава. Тукталышка чыгып барганда битләренә маска кигән ике адәмнең тавышы колагыма чалынды: “First remove costume Snow Maiden, then look.” Инглизчә белмәгәч, берни аңламадым…

"Акчарлак" газетасыннан.

 


---
Матбугат.ру
№ --- | 21.01.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»