поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
14.10.2017 Җәмгыять

Укытучыны нәрсә картайта?

Рушадның әнисе мәктәптә егерме ел чамасы укытты. Рушад кечкенәдән ишетеп үсте: әллә нинди тәҗрибәле укытучылар да, дәресләренә чит бер кеше кереп утырса, каушыйлар, ди. Инспектор да булмасын, хет берәр баланың ата-анасы гына кереп утырсын. Гомумән, дәресеңә кереп утырам дигән кешене укытучы халкы бер дә яратмый.

Бер төрлесе дәрескә катыша, укучыга сораулар бирә – укытучыны тәмам эштән чыгара. Икенче бер төрлесе өзлексез язып утыра. Нәрсә яза икән, башы беткере? Тагын нинди сүзне ялгыш әйттем икән? Бер төрле инспектор, дәрестән чыккач, синең дәресеңә озаклап анализ ясап үзәгеңә үтә. Менә син фәлән сүзне әйтеп күрсәткәндә тавышың болайрак булды, алай түгел, менә болай ул, ди. Кыскасы, җаныңны каһәрли. Укытучы укытып картаймый, инспектор, завуч, директорның дәрескә керүеннән картая. Ачык дәресләр белән картая. Күпме түземлек кирәк.
 
Рушадның әнисе Сафура апа, мәсәлән, РОНО инспекторы Хәмитов аркасында гына картаеп эштән чыкты. Бар шундый хатынша берәү. Сафура апаның өенә килеп, аның шәхси китапханәсендә ничә китап, ничә брошюра икәнлеген хисаплап йөрү дисеңме, нинди газета укый, нәрсәләр конспектлый, нинди кинофильмнар карый – шуларны төпченеп үзәгенә үтә. Дөньяда укытучыныкы кадәр берәүнең дә җанында казынмыйлар.
 
Сора син: нәрсә ягасың, нәрсә ашыйсың? дип. Сора син, кеше булсаң, ирсез калып кеше өстендә фатирда йөрү читенме? дип... Юк, сорамый, хатынша... Имеш, дәреснең темасын тактага язганда өтерең аскарак төшерелде – бу исә укучыларда алак-ша-лаклык тәрбияли. Имеш, китабыңны өстәл почмагына турылап куймадың, болай гына салдың, укучылар шуннан күреп китапка саксыз мөнәсәбәткә өйрәнәләр. Имеш, Спартак восстаниесен телгә алдың, ә бүгенге көнгә бәйләп берни дә әйтмәдең... Әнә шулай итә-итә укытучыны тимер кыршау эченә тыгып бетерәләр. Әнә шуңа күрә алар бөтенесе бертөсле итеп алларына ипи телеме куйганнар да колхоз атлары төсле бөтенесе бертөсле хәрәкәт ясап, бер рәвешле күшиләр... Ничек инде, башың керсә, аягың кермәгән дигән кебек, кеше дәресендә буталып йөрергә? Ә өйрәнә, таныша торырга кирәк, бик кирәк... Әллә хәрби хезмәттән башларгамы? Монысы таныш бит! Ниндидер якынлыгы бар. Моннан таныш тормыш, яшьлек исе аңкый. Хәрби хәл – Рушадның яшьлеге.
 
...Кыска кара тун өстеннән каеш буып, җилкәсенә противогаз аскан Хәкимҗан расписание янына килеп Ру-шадны үзе үк «занятие»гә чакырды. Бу – сирәк була торган хәл. Укытучы үз дәресенә үзе кеше чакыра...
 
Хәкимҗанның тамак шәп. «Равняйсь!» дип кычкырган вакытта аның күзләре нурланып китте. Ә «смирно!» командасы секундның йөздән бер өлешен алдымы, юкмы, шартлап чыкты.
– Һир-ра!
Якын-тирәдәге тал башларындагы каргалар сискәнеп очып киттеләр. Мәктәп түбәсенә чыпчык тотарга менгән мәчеләр шыбырдашып җиргә коелды.
 
Строй әзерлеге өчен армиядә бу сыйфатлар бик кыйммәтле. Хәкимҗаннан бик әйбәт строевик чыгар иде. Булыр иде... Әгәр дә белеме булса. Хәер, аннан бик әйбәт укытучы да чыккан булыр иде... Әгәр дә укытучылык хезмәтенең кайбер үзенчәлекләрен белсә...
 
Агач мылтыкларын «на плечо» алган җиденче класс балалары ике рәтле колонна белән урам уртасыннан баралар. Хәкимҗан киң балаклы чалбарын киез итек кунычларына көчләп тутырган, итекне егетләрчә сыдырып киез ката кадәр генә калдырган, үзе строй яныннан кар ерып бер алга, бер артка төшә, йөгереп йөри. Кычкыргалап куя:
– Левой, левой!
– Ноги не слышу!
 
Строй тегермән буасындагы күпергә керер алдыннан, Хәкимҗан аеруча йөгеренгәләп йөрде. Димәк, дәреснең планы буенча шушы урында ниндидер бер «тактик алым» эшләнергә тиеш.
 
Рушад стройдан ун-унбиш адым арттарак бара иде. Күпергә керер алдыннан балалар да шатландылар. Димәк, тактик дәрес вакытында монда беренче генә килүләре түгел. Стройның яртысы инде күпергә кереп беткән иде, Хәкимҗан юл читендәге бер калкулыкта башын артка ташлап ниндидер бер горурлык белән үзенең взводына карап тора иде. Кинәт кенә ул:
– Сәмәлү-ү-ү-үтт! – дип кычкырды.
Ярты секунд эчендә күпер тирәсендә бер бала калмады. Утызлап бала – малае, кызы – сәкедән коелган борчак шикелле, күпер астындагы тирән карга сикереп чумдылар. Тегермән тирәсендә тынлык урнашты.
 
Хәкимҗан тирән канәгатьләнү белән Рушадка карады. Читен кызыл белән чиккән зур кулъяулыгын чыгарып авыз-борынын сөртте. Тагын да зур канәгатьләнү белән:
– О-о-о-т-бой! – дип кычкырды.
 
Карга әвәләнгән бала-чага чыр-чу килеп, күпер өстенә үрмәләде. Барысы да канәгать иде.
 
Тегермән янындагы таудан противогаз киеп йөгереп менделәр. Иң алда, противогаз киеп, чын винтовканы кулына тоткан Хәкимҗан үзе иде. Тауны менгәч, иксез-чиксез тигез кар басуы башлана. Строй «цепь»кә таратылды. Оборонага күчәргә кирәк иде. Киндер капчыклардан кечкенә агач көрәкләр алынды, балалар күз күреме җиргә таралып, каты карда окоп казый башладылар. Окоп алдына сузылып ятып, кар өеме аркылы агач мылтыкларын «дошман ягына» төзәделәр. Хәкимҗан әле берсе, әле икенчесе янына барып, үкчәләрен яткырып йөрде. Ап-ак иркен яланда, саф һавада, тыныч күк астында үз өеңнең морҗасыннан чыккан төтенне күрә-күрә сугыш уены уйнау нинди күңелле! Рушадның да күңеле күтәрелеп китте. Юк, шәп укытучы бу Хәкимҗан, директор кичә аның турында зрәгә генә аяныч тавыш белән әйтте.
 
Кайтышлый колхоз фермасы янында тукталдылар. «Разойдись!» дигән команда яңгырады, һәм Хәкимҗан ферма өенә кереп китте. Бераздан ул аннан ике-өч хатын-кызны ияртеп чыкты. Ир балалар балта-көрәк алдылар. Кое янындагы бозны чаптылар. Хәкимҗан үзе, тунын салып, теге хатыннар яра алмаган берничә түмәркәне ярып ташлады. Кызлар, йөгерә-йөгерә, кочаклап салам ташыдылар.
 
Аннары яңадан стройга тезелделәр. Балаларның битләре алма кабыгы төсле булып кызарган, бүрек, шәл асларыннан пар чыгып тора. Аерым-аерым күнегү үтәделәр: һәрберсе строй адымы белән кое сиртмәсенә честь биреп узды. Кайберләрен Хәкимҗан икешәр тапкыр уздырды. Галәвиев иң ахырдан Хәкимҗанның винтовкасын алып силос башнясы очында утырган бер бәхетсез каргага винтовкадан атты. Кар өстенә соры йон очты, саф һавага шомлы коры ис – дары исе таралды. Дары исе кешегә бигрәк тә кыш көне, коры һавада, кар өстендә авыр тәэсир итә. Канаты имгәнгән карга очып китте. Хәкимҗан исә Галәвиевне орышты. Тегесе туры атуына шатланудан кызарынган, авызы актык чигенә кадәр ачылган иде.
– Ник, абый, карга бит ул, күгәрчен түгел.
– Ярамый, җан иясе ул. Һәр тере әйберне үтереп йөрү – фашистлар гадәте ул. Мин сиңа каргага атарга дип тоттырмадым аны...
Галәвиев шулай да шат иде.
 
Ике дәрес шулай күңелле, сизелмичә дә үтте.
 
Кызарып беткән, шат күңелле балалар, аякларын тигез басып, җыр җырлап урам уртасыннан кайттылар.
 
Строй таралгач, балалар теләр-теләмәс кенә мәктәпкә кереп киттеләр. Галәвиев исә Рушад ишетсен дип кычкырып ук әйтте:
– Их, атна буе ник воянный дело гына укытмыйлар икән... 
 
"Фронтовиклар" романыннан.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 13.10.2017
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»